Чит телне өйрәнгәндә ничек омтылышны югалтмаска ?

Чит телне өйрәнгәндә иң катлаулы нәрсә — омтылыш табу һәм аны тиешле дәрәҗәдә даими рәвештә саклап калу, диләр. Тик ничек? Бүген без чит телне өйрәнгәндә омтылышны ничек саклап калу турында сөйләячәкбез.

Исегезгә төшерегез, ни өчен сез телне өйрәнә башладыгыз?

Сезнең чит телне өйрәнергә алынуыгызның, мөгаен, үз сәбәбе бардыр. Бәлки сезнең лингвист буласыгыз киләдер яки сез бөтен дөнья буйлап сәяхәт итү һәм яңа танышулар турында хыяллангансыздыр. Үзегезгә максатлар куярга һәм аны истә тотарга тырышыгыз. Грамматик кагыйдәләр ятлап һәм тонналаган эссе язып сез нинди нәтиҗәләр алачаксыз? Моның өчен максатларны төрле төстәге стикерларга язып, нәтиҗә булганчыга кадәр күз алдында тотарга кирәк.

Булган нәтиҗәләргә игътибар итегез.

Тел өйрәнү процессы — күп вакытны һәм көчне сарыф итүне таләп итә. Әмма башка дәрескә күчер алдыннан, нәтиҗәләрегезгә күз салыгыз-бүгенге көндә нәрсәгә ирештегез дигән сорауга җавап эзләгез. Күнегүләр эшләргә тырышыгыз. Ә бу күнегүләр сезнең телне өйрәнүгә омтылышны арттырачак.

Игътибарны читкә җәлеп итүче тышкы факторлардан арыныгыз

Кайчагында сүзләр өйрәнәсе урынына, без, киресенчә, социаль челтәрдә яисә юк-бар телевизион тапшыру карыйбыз. Бу — игътибарны читкә тайпылдыручы тышкы факторларнын бер төре . Үзегезгә шундый факторлардан башка яши аламмы – дигән сорауга җавап бирергә кирәк.Файдасыз эш белән шөгыльләнүне туктатырга ихтыяр көче җитәрме? Шуңа күрә алдындай вакытыгызны мөһим эшләргә багышларга тырышыгыз.

Үз-үзегезне бүләкләгез.

Төп максатларыгызны бурычларга бүлегез. Һәр бурычны үтәп, мәсәлән, «ризык» темасы буенча барлык сүзләрне өйрәнеп, кафега йөрегез. Укыту процессында үзегезне мактарга һәм нәтиҗәләрегезне күрергә кирәк.

Уңышлар сезгә! 🙂

Альберт ГАТАУЛЛИН. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.