Чулпан Гарифуллина: «Дөнья нинди генә цифрлы платформага күчүенә карамастан, газета ул барыбер халыкның бер элитар төркеменең ихтыяҗларын канәгатьләндерү чарасы булып калачак.»

Чыгарылыш студентлары бүген нәрсә белән кайный? Әйе, әлбәттә, аларның диплом язу, практика эшләрен тәмамлау һәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү вакыты. Төп сорау! Яшь татар журналистлары тормышларын журналистика белән бәйләрме? Нинди хыяллар белән яшиләр? Татар дөньясына нинди проектлар белән керәселәре килә? Мөмкинлекләр бармы? Әлеге зур мәктәп аларга нәрсә бирде?

Чулпан Гарифуллина, 4 курс студенты, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты

Журналист булам дип сигезенче сыйныфтан бирле хыялланам инде. Шушы хыялыма тугры булып, максатчан рәвештә КФУга укырга кердем. Нигездә практик яктан үземне күп кенә нәрсәләргә өйрәндем дип саныйм. Әлбәттә, тормышымны журналистика белән бәйләячәкмен. Журналистика нинди генә форматта булуына карамастан, мин кечкенә чагымнан бирле үземне чып-чын газетчик дип әйтә алам. Беркайчанда телевидение йолдызы булырга дип, хыялланып яшәмәдем. Нәкъ тә үземнең фамилиямне язма астында күрергә теләү – журфакка кертте мине. Газета укырга яратам. Авылга кайткач та бөтен матбугат белән танышып чыгам. Ул минем гаиләдән килә. Гаилә белән бер генә яңалык белән дә танышмый калмый идек. Әле дә шулай. Дөнья нинди генә цифрлы платформага күчүенә карамастан, газета ул барыбер халыкның бер элитар төркеменең ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү чарасы булып калачагына шигем юк. Социаль челтәрләрне үзләштереп, шул өлкәдә дә берәр татар проекты булдырып карыйсы килә. Татар журналистикасына кергәнмен икән, бу бит юкка түгел. Татар теленә, милләтенә гашыйк кешемен.

Рәйдә Нигъмәтҗанова, 4 курс студенты, «Безнең гәҗит» журналисты:

Журналистиканы иң беренче чиратта, тормыш мәктәбе дип атар идем. Чишәргә алынган һәр проблема дисеңме, бәлагә тарыган кешеләр язмышы дисеңме — барысы да әле дөньяның асылына төшенеп кенә килүче яшь буын — безнең күзаллауларга йогынты ясый, аек акыл белән эшләргә өйрәтә. Мин, һичшиксез, тормышымны бу өлкә белән бәйләр идем. Бүген үз белгечлекләре буенча эшләүчеләр аз, әмма мин бу зур мәктәпнең бусагасын атлап кергәндә үк үзалдыма «журналист булам» дигән максат куйганлыктан, теләгемнән чигенмәм дип уйлыйм. Хыялланырга да, укырга да, эшләргә дә урын бар. Аллаһны көлдерәсең килсә, планнарың турында сөйлә, диләрме әле? Хыял һәм үз алдыма куйган максатларым сер булып калсын. Тик шунысын әйтергә кирәк: теләге булган һәркемнең теге яки бу проектын тормышка ашыру өчен мөмкинлеге бар. Аны бары тик эзләргә кирәк.

Рәфидә Галимҗанова, 4 курс студенты, “Идел” журналының веб-мөхәррире

Дүртенче курска җиткәнемне, фәнни җитәкчем «Диплом эшеңнең планы әзерме?» — дип сорагач кына, аңладым. Авыр булып китте, чөнки алда безне зур сынау, ә бигрәк тә җаваплылык көтә кебек. Курс һәм диплом эшемнең темасын театрга бәйләвем дә юкка түгел. Югары журналистика мәктәбен тәмамлагач, мәдәният өлкәсендә кайнарга телим. Бу юнәлештә үземне табармын һәм ни теләгәнемне аңлармын кебек. Әле дә хәтерлим: беренче курста укыганда бер укытучы: «Бу өлкә минеке түгел дияргә ашыкмагыз, дүртенче курсны тәмамлаганда барыбер күңелегез теләгән эшкә тартылачаксыз», — дип шикләнүләрне баскан иде. Ә дөрестән дә, шулай булып чыкты бит! Хәзер кайда гына эшкә урнашсам да, ул татар мохите, мәдәнияте, халкы, гомумән,татар дөньясына бәйле булачагын беләм. Дүрт ел дәвамында КФУда алган белемнәрнең гамәли эшебездә дә нигез булып торасына шигем юк. Төрле редакциядә практика үтү тәҗрибә бирде, үземне сынап карарга мөмкинлек булды. Уку белән эшне бергә алып барырга, вакытка сыешырга өйрәнеп беттек диярлек.

Проектлар дигәндә, «Идел» журналының ютуб, инстаграм проектларын атый алам, чөнки соңгы елларда әлеге проектларны чынга ашыру өчен мөмкинлек биреп торалар — эшлә генә! Телисең икән әдәбият өлкәсендә кайна, телисең икән —  танылган шәхесләр белән интервью алганыңны төшер. Нәкъ менә шушы вакытта әлеге редакциядә иҗат итүем, танышларым-дусларымны да кызыксындыра алуыма шатмын. Моннан соң, ничек инде журналистика өлкәсендә калмыйм, дия алыйм? Насыйп иткән булса, иҗат итәсе көннәр алда әле!

Аделина Биккинина, 4 курс студенты, КФУ матбугат үзәгенең журналисты:

Чыгарылыш курсында практика үтү һәм параллель рәвештә диплом язу авыррак. Иң мөһиме өстенлекләрне дөрес куерга, шуннан барысы да хәл ителәчәк. Практика безгә дипломның практик өлешен язарга яхшы ярдәм итә. Без үз эшебезне анализлыйбыз, үз тәҗрибәбездә анализлана торган басмалар өчен дипломның йомгаклау бүлекләрендә гамәли киңәшләр бирәбез.

Бүгенге көндә, шәхсән мине мультимедиа интернет-журналистикасы кызыксындыра. Тексттан тыш, материалга күбрәк визуаль күрсәткечләр саласы килә: фото-видеоматериал, инфографика һәм башкалар. Мин үз тормышымны шушы өлкәгә багышларга җыенам.

Чыгарылыш курс студентлары белән Лилия Туктарова сөйләште.