Чуваш дәүләт университетында татар теле үзәге ачылды

2017 нче елның 25 нче декабрендә И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетында (алга таба – ЧДУ) чуваш, рус филологиясе һәм журналистика факультеты базасында Каюм Насыйри институты үзәгенең тантаналы ачылышы узды. 

Ачылыш тантанасында ЧДУның уку-укыту эшләре буенча проректоры   Игорь Поверинов, Чебоксар шәһәрендәге татарлар автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин,  ЧДУның рус һәм чуваш филологиясе һәм  журналистика  факультеты деканы, филология фәннәре докторы Алена Иванова, Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры  Әлфия Юсупова, Каюм Насыйри институты җитәкчесе Рәсим Хөснетдинов, телләр һәм мәдәниятара баланышлар кафедрасы доценты Ләйсән Шәяхмәтова катнаштылыр һәм чыгыш ясадылар. Чарада катнашучылар арасында ЧДУның мәртәбәле профессорлары, филология фәннәре докторлары Виталий Родионов,  Галина Семенова, Галина Ермакова, Геннадий Корнилов,  доцентлар Ольга Владимирова, Ираида Мукина һәм студентлар катнашты. 

Һәр чыгышта Каюм Насыйри институтының эш юнәлешенә басым ясалды һәм бу гамәлләрнең дөньядагы алдынгы тәҗрибәләргә нигезләнеп тормышка ашырылачагы ассызыклынды. Әлеге үзәкнең ачылуы татарлар тормышында гына түгел, ике милләт, ике республика арасында зур вакыйга итеп кабул ителде. Үзәктә татар теле курслары, төрле мәдәни чаралар, фәнни-методик семинарлар, вебинарлар, видеоконференцияләр, онлайн-лекцияләр, “Ана теле” он-лайн мәктәбе дәресләренә катнашу ысуллары, 2014-2020 елларга кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы проектларын тормышка ашыру алымнары һ.б. чаралар үткәреләчәк.  

Үзәк ачылу тантанасына Чебоксар шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезнең төрле буын вәкилләре катнашты. Рәсми чыгышлардан һәм котлаулардан соң, чарада катнашучылар игътибарына концерт номерлары да яңгырады – башта үзләренең дәртле җырлары белән “Ялкын” татар ансамбле чыгыш ясады, аннары чуваш егете гармунда уйнап җырлады.  ЧДУның студентлар комитеты рәисе Рифат Фаткуллин да татар теленең аһәңле, бай, матур булуын ассызыклап, әлеге үзәк ачылуның туган телен саклауда бик мөһим роль уйнаячагын әйтте.

Бүгенгесе көндә Чувашстан башкаласында 5 меңгә якын татар яши, Республика буенча татар саны 35 мең дип исәпләнә. Казанга якынлыгы белән дә аерылып торган Чебоксарда татар теле үзәгенең ачылуында  ике  университет галимнәре арасындагы күптәнге дуслык элемтәләренең һәм үзара тырышлыкларының өлеше зур. Үзәкнең методист вазыйфасын ЧДУның рус һәм чуваш филологиясе һәм  журналистика  факультеты деканы, филология фәннәре докторы Алена Иванова башкарачак.

Киләчәктә бу үзәк, алдына куйган максатларны юрагы дәрәҗәдә башкарып, Чувашстан Республикасында татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын, рус телен, чуваш-татар мөнәсәбәтләрен тагын да үстереп, ныгытып, алга алып баручы оешма булыр, дигән теләктә калабыз.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/chuvash-d12411199l1241t-universitetynda-tatar.html