Май ае чыгарылыш курс студентлары өчен урак вакытына тиң. Практика материалларын язарга, укудагы “койрыклар”ны тапшырып бетерергә, дәүләт имтиханына әзерләнергә, квалификация эшен төгәлләргә кирәк. Быелгы чыгарылыш аеруча истә калыр, мөгаен. Укулар онлайн рәвештә уза, студентлар аудиториядә түгел, ә өйдә белем ала. Шулай да, дүртенче курс студентлары диплом алгач, нишләргә уйлый? Пандемия сәбәпле укудагы үзгәрешләрне ничек кабул иткәннәр? Шушы һәм башка сорауларга җавапны үзләреннән белештек.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Финишка якынлаштык, тагын аз гына тырышсак, кулыбызга диплом алачакбыз. Әлбәттә, дәүләт имтиханнарына әзерләнәм. Аны уңышлы тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшен яклау хәзер безнең төп бурычыбыз. Университетка укырга йөргәндә җаваплылылык ныграк сизелә иде. Яңа шартларда белем алу авыр түгел, дәресләрне калдырмадык, өй эшләрен дә вакытында эшләп бардык. Әмма үз төркемдәшләреңне, укытучыларны күреп булмый, Интернет чын аралашуны алыштыра алмый. Шушы дүрт ел вакытның ничек тиз үтеп киткәнен соңгы курста гына аңлыйсың икән ул. Хәзерге вакытта эшлим, әмма үземнең белгечлегем буенча укуымны дәвам итәсем килә. Камиллеккә чикләр юк диләр бит. Алган белемнәр беркайчан да комачау итми. Без студентлыкка ияләндек инде, алга таба нәрсә булыр соң дигән сораулар да борчый.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Башта дистанцион рәвештә уку катлаулы тоелды. Телефон аша гына дәрестә катнашу, укытучы белән аралашу кыен. Заманча технологияләрнең мөмкинлеге зур, әлбәттә, ләкин беренче чиратта психологик яктан җиңел булмады. Ләкин тора-бара ияләндек. Әлегә практика үтәм, чыгарылыш квалификация эшен язам. Дәүләт имтиханнарына әзерләнә башламадым. Эшлим, магистратурага керү турында уйламыйм. Башка планнарым бар!
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Чыгарылыш квалификация эшен язам, шунлыктан имтиханнарга әзерлекне башламадым. Дистанцион рәвештә укуы кыен булмады, хәтта өстенлекләрен дә күрдем. Хәзерге вакытта «Татарстан хәбәрләре» тапшыруында хәбәрче булып эшлим. Телефоннан сөйләшү өчен генә редакциягә килмичә калып булмый иде. Укырга да кирәк. Ләкин шунысы уңайлы булды: дәрес буе тыңлап утырырга дигән кагыйдә юк, чиратың җиткәч, җавап бирәсең. Әлегә укуны дәвам итәргәме дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм: башта бакалавриатны тәмамларга кирәк әле. Беренче вакытка хәзерге эштә калырга дигән уем бар.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Әкренләп дәүләт имтиханнарына әзерләнә башладым. Сорауларга җаваплар эзлим, өйрәнәм. Имтиханнарны элеккечә, реаль форматта тапшырырга телим, чөнки алай укытучылар белән күзгә-күз аралашасың. Соңгы ел булгач, мондый мизгелләр бигрәк тә кадерле. Яңа шартларга ияләшүе җиңел булмады, дәресләрнең төгәл җәдвәле юк иде. Кайчан, нинди фән укыячагыбызны белмәдек. Без дистанцион рәвештә дәресләр үткәрүгә әзер түгел идек дип саныйм. Алга таба исә башка юнәлешне сайларга булдым. Укуны дәвам итәчәкмен.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Үзизоляция вакытында уку җиңелрәк булды. ТАТМЕДИАда эшлим, шуңа күрә кайбер дәресләрне «тозларга» туры килгәли иде. Ә хәзер лекцияне дә тыңлыйсың, үз эшеңне дә башкара аласың. Ләкин техник җитешсезлекләр аркасында кыенлыклар да булгалады. Дәүләт имтиханнары инде якынлашып килә, сорауларны ачып карадым, димәк, беренче этап үтелде. Хәзер әзерләнә башларга кирәк. Киләчәктә эшне дә, укуны да дәвам итәргә дигән уй бар. Ләкин соңгысы буенча төгәл юнәлеш сайламадым әле.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Яңа шартларда укуы, әлбәттә, мәгълүматны кабул итү ягыннан кыен булса да, уңай яклары да күп: әйтик, университетка барып йөрисе юк, барысы да кул астында гына. Бәлки, бу ысулны кертеп җибәрергә кирәктер. Мәсәлән, кайбер профиль буенча булмаган дәресләрне шулай компьютер, телефон аша гына укытырга. Алга таба нәрсә булачагын әйтүе авыр, әлбәттә. Укуны дәвам итәргә кирәктер дип саныйм, Дәүләт имтиханнарына да әзерлекне башлап җибәрдек. Әле күптән түгел генә яңа эшкә урнаштым, бирегә күнегеп кенә киләм. Кулга диплом алгач та шунда эшләргә уйлыйм.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең чыгарылыш курс студенты
Магистратурага укырга керергә планлаштырам, башка уй-теләкләр дә бар. Әлегә дәүләт имтиханнарына әзерләнәм. Дистанцион рәвештә укуга килгәндә, мондый формат миңа тулысынча ошады дип әйтә алмыйм. Авыр түгел, тик шулай да нидер җитми. Хастаханәдә дәваланганда, башка шәһәргә китәргә мәҗбүр булганда, ягъни кайбер очракларда дистанцион рәвештә уку форматыннан файдаланырга була. Ләкин барыбер укытучы белән турыдан-туры аралашу, элемтәдә булу мөһим дип саныйм.
Айсылу Нигъмәтҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.
Фотолар респондентларның шәхси архивыннан һәм depositphotos.com сайтыннан алынды