Чын мөселман террорчы түгел!

Бүгенге көндә терроризм җәмгыятнең глобаль проблемасына әйләнде. Теге яки бу җирдә террор акты булды дигән хәбәрләрне еш ишетергә була. Ә террор булган җирдә – кан коеш, рәнҗү-әрнү һәм үлем. Дөньяның алга киткән, куәтле дәүләтләре төрле җәмгыятьләр, коалицияләр төзеп, дөньякүләм террорга каршы көрәшәләр.

Терроризмның сәбәпләре бик күп булырга мөмкин: игътисадый сәбәпләрдән алып – кемнәрнеңдер сәяси мәнфәгатьләрне кайгыртуга хәтле. Әле бер генә ел элек ИГИЛ (яки Ислам дәүләте) хакында беркем бернәрсә белми иде, ә хәзер алар бөтен дөньяга мәгълүм. Бу үзен “Ислам дәүләте” дип атап йөрүче радикаль фирка күпме кешенең канын койды. Үзләре бик зур сүзләр сөйли: “Без хәлифәт, ислам дәүләте төзибез”, — диләр. Ләкин бар кылганнары явызлык һәм золымлык. Һәм менә шундыйларга карап исламны пычраталар да инде. Мөселманнар – үтерүче, бандит. Ислам дине – сугыш дине. Бүген халык арасында шундый стереотип яши. Ә ничек бүтәнчә булсын? Берәр кайда мөселман милләтенә караган кеше (чынлыкта ул мөселман да булмаска мөмкин) кечкенә генә начарлык кылса, аны бөтен дөньяга фаш итеп, милләтен, динен атап хурлыйлар, көне-төне мәгълүмат чараларыннан кычкыралар. Ләкин шул ук гөнаһны мөселман милләтенә карамаган кеше кылса, аны гадәти җинаять итеп кенә кабул итәләр. Шулай итеп мөселман җинаять кылса – ул террорризм, башкасы кылса – гади җинаять.

Әйе, шушындый стереотиплар урнашу, бәлки, кемгәдер кирәктер. Әмма мөселманнарның үзләрендә дә гаеп бар. Нәкъ менә “Ислам дәүләте” төзүче кебекләр моңа ачык мисал. Мөселманнар арасында экстремизм ничек барлыкка килә соң?

Гыйлемсез, әхлаксыз кешеләрнең башларын катыру бик җиңел. Бары тик зур максатлар турында матур итеп сөйләү генә кирәк. Шуннан соң яшьлек максимализмы үз эшен эшли. Әйе, экстремистлар арасында, күпчелек очракта, яшьләр. Хикмәт, күркәм әхлакъ белән кешеләрне исламга чакыру – бик озак һәм сабырлык, гыйлем сорый торган гамәл. Ә яшьләрнең бит хәзер үк тауларны күчерәсе килә, көтеп торасы килми. Шулай итеп явызлык аша яхшылыкка өндәмәкче булалар. Ләкин ислам динендә яхшы максатларга ирешү ысуллары да яхшы, күркәм булырга тиеш.

Монда сорау туа: экстремизмга каршы ничек көрәшеп була соң? Моның турыда бик күп сөйләп, язып була. Ләкин иң мөһиме – ул гыйлем! Гыйлем – ул нур, ә гыйлемсезлек – караңгылык. Гыйлем иясен адаштыру авыр, ә наданны бик җиңел. Ләкин шул ук вакытта гыйлемне кайдан алуга да игътибар итәргә кирәк.