Чынлыктагы серле вакыйга

Бүген мин сезне америка әдәбиятының чын шедевры булган, моннан ун ел элек язылган китап белән таныштырасым килә. Ул — риторик сораулы психологик драма, күпмедер киеренкелек тудыра алган триллер, яңа мәгълүмат чыганагы, чын күңелдән һәр сүзгә соклану — барысы да шушы Серле вакыйга китабында. Бу китапны язучы — Пулитцер премиясе һәм Эндро Карнеги медале иясе, гомумән, «Time» журналы нәтиҗәләре буенча 100 иң абруйлы кешеләр исемлегенә кергән олуг хатын-кыз — Донна Тартт.

Донна Тартт киң китап укучыларга зур кызыксыну уяткан «Щегол» романы белән таныш булса да, мин сезгә аның иң беренче иҗат җимеше булган «Серле вакыйга» әсәрен укырга киңәш итәм.

«Кырын эшләр кырык елдан соң да беленер» дип тикмәгә генә әйтмиләр, я намусың алдан ук күңелеңне кимерсә, барлык серләр дә бервакыт ачыла. Сез оста итеп үзегезнең кырын эшләрегезне туганнарыгыздан, полициядән яшерә алсагыз да, намусыгыздан беркайчан да яшерә алмассыз. Ул һәрвакыт сезнең белән бергә атлар, сезнең башыгыздан беркайчан да чыкмас, истә торыр. Ул бәйләнчек эт шикелле һәрвакыт сезнең арттан йөрер, сезгә тугры калыр. «Серле вакыйга» нәкъ менә шул турыда.

Әйдәгез, шушы «әкият»нең төп геройлары белән танышып үтик.

Ричард Пейпен — бик үк бай булмаган гади гаиләдә үскән Калифорниянең гадәти бер егете. Яшьтән үк үзенең чыгышынан оялган һәм тизрәк туган шәһәреннән китәргә хыялланучы егет. Ричардның бер мизгелдә хыялы тормышка аша — Англия шәһәренең хосусый колледжның студенты була. Ул — үз хыялындагы яңа тормыш бусагасы алдында.

Үзенең гади гаиләдән икәнен белгәнгә, егет, «сайланма» бишлеккә — гаҗәеп бер сәер профессор Джулиананың борынгы грек теле студентларына — эчкерсез бер соклану һәм омтылыш белән карый. Дүрт егет һәм бер кыз — ерактан караганда бик үк үзенчәлекле күренмиләр иде. Ә инде аларга якын килгәндә, алардан күзне алып булмый. Үзләренең төрлелеге белән алар китап тышлыгыннан төшкән шикелле -горур интеллигент Генри, үзләренә тартып тора торган сөйкемле игезәкләр Чарльз һәм Камилла, әз генә авыр сөякле, шул ук вакытта элегантлы Френсис, шулай ук шаян, шук «Эдмунда» исеменнән кыскартып алынган Банни.

Шушы «сайланма» бишлеккә ярау өчен, Ричард үзе һәм үзенең тормышы турында арттырып сөйләүне гадәти нәрсә дип аңлады. Шуңа да озакламый аңа бу компаниягә кереп китәргә насыйп була. Алар тормышында, борынгы грек трагедиясе кебек, бу хәл кире әйләнеп кайта алмаслык хәлләргә китерә.

Башта, Тартт ниндидер бер детектив язган кебек, чөнки аннотациядә үтереш булган дип язылган. Ләкин чынлыкта, «Серле вакыйга» серле түгел, әсәрнең биренче битендә үк, прологта үтерүчеләрнең исемнәре язылган. Шулай булса да, китапны уку тагын да кызыграк.

Бу әсәрнең жанрын триллер яки психологик драма дип билгеләргә мөмкин. Китап геройларның портретыннан алып, аларның эш-гамәлләре нечкә психологиягә нигезләнеп язылган. Һәр образ, кеше ышанмаслык төгәл һәм тәфсилле бирелгән. Геройлар әйтерсең лә тереләр, ә әсәрне уку үткен сюжетлы фильм яки сериал караган шикелле.

«Серле вакыйга» әхлаклы һәм иркәләр өчен түгел. Тартт чын дөресен, бизәксез сурәтли. Монда алкоголь дә, наркотик та бар. Әгәр дә инде сез мондый сюжетлы урыннарны укыганда төкерәсегез килә икән, ә инде иреннәрегез «Фу, нинди әшәкелек» дисәгез, китап сезнең өчен түгел, укымагыз. Әгәр инде, алардан сезгә бернәрсә дә булмый икән, димәк, «Серле вакыйга» дөньясы сезнең өчен, башыгыз белән шунда чумыгыз, ләкин истә тотыгыз, кирегә юл юк.

«Серле вакыйга» — бу дөньяда шәхес булганда яки үз-үзеңне эзләгәндә үсү, зураю турында китап. Бу китап җинаять һәм җәза турында (сүз уңаеннан Достоевский әсәрен искә төшерик), тормышта үз урынын һәм идеалын эзләгәндә сәнгатькә һәм кешеләргә карата сукыр мәхәббәт турында. Тартт үзенә генә хас булган тылсымга ия. Ул тылсым гади генә талант дип атала. «Серле вакыйга» турында күп сөйләргә кирәкми, ә бәлки кулга алып укырга гына кирәк. Эчкерсез күңел белән бу романны иң беренче тапкыр кулга алып укучы кешеләргә карап көнләшәм!

Айгөл ХАРРАСОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.