COVID-19 уку йортларына керү процессында нәрсәне үзгәртте?

Пандемия тормышыбызның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. 2020 елда Россиядә кабул итү кампаниясе искәрмә түгел. Коронавирус 2020 елда уку йортларына керү процессын ничек үзгәртте? Якынрак танышыйк. 

2020 ел кабул итү кампаниясендә нәрсә элеккечә калды?

Документлар тапшыруның төп кагыйдәләре үзгәрешсез калды:

— Шулай итеп, элеккегечә 5 вузга гына документлар тапшырырга мөмкин.

— Абитуриентлар вузларга бюджет яки түләүле бүлеккә, шулай ук максатчан юнәлеш буенча укырга керә ала.

— Элеккеге кебек үк, 2020 елда да укучыларның күбесе БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керә.

— 2020 елда вузга документлар тапшырганда, хокукыгыз булган ташламаларга да игътибар итәргә кирәк. Кайчагында нәкъ менә алар абитуриентларга укырга керергә булыша.

2020нче елның кабул итү кампаниясендә коронавирус аркасында нәрсә үзгәрде?

Документлар тапшыру формалары:

Нәтиҗәдә, онлайн гына түгел, ә 4 ысулның берсе белән дә укырга керү өчен документлар тапшырырга мөмкин:

— Шәхсән. (Тик абитуриентларның сәламәтлеге өчен җаваплылык вузга төшә, һәм барлык югары уку йортлары да моңа бармаячак);

— Почта аша;

— Дәүләт хезмәтләре порталында «вузга онлайн керү» аша (тик андый вузлар нибары 53 генә);

— Һәм иң популяр форма – ул югары уку йортының официаль сайты аша.

Документлар тапшыру даталарына да үзгәрешләр керде. Якыннанрак танышыйк:

— 2020 елның 20 июнендә югары уку йортларына документлар тапшыру башланды;

— 2020 елның 7 июленнән дә соңга калмыйча иҗади һәм һөнәри юнәлеш буенча укырга керә торган абитуриентларның документларын кабул итүне тәмамлау;

— 2020 елның 10 июленнән дә соңга калмыйча югары уку йортлары тарафыннан мөстәкыйль үткәрелә торган башка керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүче абитуриентларның документларын кабул итүне тәмамлау;

— 2020 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча югары уку йортларының керү сынаулары расписаниесен бастырып чыгару;

— 2020 елның 18 августы — БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керергә теләүчеләр өчен документлар тапшыруның соңгы көне;

— 2020 елның 19 августында — абитуриентларның рейтингларын бастырып чыгару;

— 2020 елның 20 һәм 21 августы  -квоталар чикләрендә кабул итүгә ризалык турында гаризалар кабул итү;

— 2020 елның 22 һәм 23 августында — беренче дулкын «абитуриентларын кабул итү»;

— 2020 елның 24 августында  —  беренче дулкынга кабул ителгән исемлекләрне бастырып чыгару;

— 2020 елның 24 һәм 25 августында — икенче дулкын абитуриентларын кабул итү;

— 2020 елның 26 августында — икенче дулкынга кертелгән исемлекләрне бастыру;

— 2020 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча — бюджет урыннарына өстәмә җыелма

Күргәнегезчә, 2020 елның кабул итү кампаниясендә әлегә яңа аңлаешсызлыклар күп. Әмма килеп туган вәзгыятьтә плюс та бар: әзерлек өчен вакыт күбрәк була!

Диана САДРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.