Әдәби әсәр – автор белән редакторның уртак иҗат җимеше

8 нче ноябрь көнне “Татар китабы йортында” узган мастер-класс минем өчен яңалык булды. Элек, китап укыганда, мин авторга гына соклана идем. Ничек матур язылган, нинди чиста тел, нинди кызык стиль. Әмма телне чиста, стильне үзенчәлекле иткән кеше – редактор да бар икән.

Люция апа Гыйззәтуллина редакторлык эшенең бөтен серенә дә төшенгән кеше. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Ул үз эшендә булган кызыклы хәлләрне безнең белән дә уртаклашты .

Шушы очрашудан соң күңелемдә туган уйлар:

1) Элек мин редакторларны сүз, җөмлә, фактик, стилистик хаталарны төзәтүчеләр дип уйлый идем. Алай түгел икән. Редакторның хәтта сюжетны үзгәртә алуы минем күңелемдә шик тудырды. Димәк, ул авторның уйларын, аның күззалауларын үзгәртә ала түгелме? Әле күптән түгел генә Аяз Гыйләҗев әсәрләрен яңабаштан укып чыгарга булдым. Хәзер автоматик рәвештә: “Бу автор фикереме, редактор фикереме?”, — дип уйлый башладым. Кызганыч, минем кулымда Аяз Гыйләҗев әсәре, аның фикере генә түгел. Ярый, ул фикерләр төгәл дә булмасын, әмма  авторныкы булсын! Аныкы, үзенеке булсын! Минем бит Аяз Гыйләҗевнең иҗаты белән танышасым, аның фикерен беләсем килә! Әлбәттә, грамматик-синтаксик хаталар китә инде ул, аларны төзәтүче кеше, һичшиксез, кирәк. Әмма сюжетка кысылырга ярамый!

2) Люция апа Гыйззәтуллинага шундый сорау бирдем: “Сез редакторлаган китапка берәр премия бирелсә, сезгә дә өлеш чыгамы?”

“Минем өчен иң зур бүләк – авторларның рәхмәт сүзләре”. Кызганычка каршы, редактор эше, күп очракта, тиешле бәяләнми. Ә бит ул эш бик күп тырышлык, грамоталылык таләп итә. Алга таба, бәлки, бу ситуация үзгәрер дә әле…

Әдилә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.