Әдәбият турында сөйләшүне сагынып

Агымдагы елның октябрь аенда институтыбызда милли әдәбиятыбыз турында гыйльми конференцияләрдә, урта мәктәп укучылары өчен оештырылган Лев Толстой исемендәге конкурс-конференциядә  кызыклы һәм саллы фикер алышулар булып узды. Күптән түгел татар әдәбияты турында сөйләшүләрнең чираттагысы Татарстан Язучылар берлеге үткәргән түгәрәк өстәлдә үтте. Түгәрәк өстәлнең эше хәзерге татар прозасы хакында сөйләшүгә багышланган иде. Сөйләшүгә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Фәннәр Академиясе, “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән беррәттән Казан федераль университетыннан татар әдәбияты галимнәре чакырулы иде. 

Хәзерге татар прозасында стиль тенденцияләре, төп юнәлешләр турында нәзари характердагы чыгышын Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, әдәбият  галиме Дания Заһидуллина мондый сүзләр белән башлап җибәрде: “Бүгенге прозада укырлык әсәрләр юк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәзерге татар прозасында укырлык әсәрләр бар!”  Галимәнең прозада реализм, постреализм, романтизм, неомифологизм, интеллектуаль бәхәс, психологизм үсү, постколониаль тенденция, постмодернизм кебек юнәлеш яисә күренешләр турында  тәфсилле һәм саллы чыгышыннан соң мөнәсәбәт-фикер белдерүчеләр шактый булу гаҗәп түгел.   Дания Заһидуллина сүзен тәмамлар алдыннан: “Безнең проза турындагы сөйләшүләребез матбугатта да дәвам итсен иде. Аерым әдәби күренешләрне күрсәтеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткереп бару җитенкерәми безгә. Студентлар аудиториясе дә милли прозабызның үсеш тенденцияләре хакында хәбәрдар булырга тиеш”, – диде.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге үтенече буенча КФУ доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина 2017 елда матбугатта дөнья күргән әдибәләр иҗатына күзәтү ясады. Г.Гайнуллина чыгышын башлар алдыннан язучыларга, җәмәгатьчелеккә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте: “Безнең югары мәктәптә хәзерге прозаны студентларга өйрәтү бик җитди куелган. Студентларыбыз матбугатта соңгы елларда дөнья күргән әдәби әсәрләрне даими анализлап, өйрәнеп бара. Нәзари материал тәкъдим иткәндә дә, без шулай ук иң соңгы өйрәтмәләргә таянып эшлибез. Ләкин әдәбияттагы аерым күренешләрне билгеләп, матбугатта чыгыш ясауны, чынлап та, тагын да көчәйтәсе бар”. Гөлфия Гайнуллина матбугатта быел басылган һәр әдибәнең хикәя, бәян, повесть, романына анализ бирде. Аның карашынча, ХХI йөзнең икенче дистәсен түгәрәкләп килгәндә, әдибәләребез ХХ йөз татар прозасының күркәм традицияләрен дәвам иттерә (Н.Гыйматдинова, Ф.Бәйрәмоваларның зур күләмле эпик текстлары, Р.Рахман, И.Иксанова, Л.Әбүдарова хикәяләре). Хикәяләр арасында Р.Рахманның “Бәйрәм” әсәре гаҗәеп матур тел, төгәл сайланган гыйбарәләр, сюжет структурасының камиллеге җәһәтеннән классик хикәя хәзинәсенә керерлек дип бәяләнде, Л.Әбүдарованың “Газап” хикәясе авангард алымнарны үз итеп язылуы ягынан игътибарга лаек диелде. 

Г.Гайнуллина әдибәләребезнең матбугатта дөнья күргән әсәрләренә тәнкыйди карашларын, киңәшләрен дә җиткерде: “Әсәрләрнең күпчелеге укучыны ерак үткәндә калган өмет, матурлык, рәхәтлек хакында уйланып, сагышланырга мәҗбүр итә. Проза әсәрләрендә кеше фаҗигасен сурәтләү, тормышны хисләр тарихы итеп күрсәтү барышында  укучы хәтерендә яши торган мәдәни мәгълүматларны файдалану укучының акыл эшчәнлеген активлаштырыр, аны да иҗат эшенә катнаштырыр иде. Язучылар әдәби концепция максатында публицистик хикәяләүне түгел, аллегорик, шартлы-ассоциатив, метофорик сурәтне кулланганда әсәрдә куелган сорауларга җавап вариантлары күбәер, эстетик яктан камиллеккә, тәэсирлерәккә ирешү мөмкинлеге артыр иде”.

Түгәрәк өстәлдә фикер алышуда һәр язучы бик теләп катнашты, сөйләшү озакка сузылды. Әдипләрне борчыган сораулар хакында әдәбият галимнәре белән бер өстәл артына утырып сөйләшүләрнең әле дәвам итәчәген белдереп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт болай диде: “Әдәбият турында сөйләшүләр сагындырган икән. Мондый сөйләшүләрне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”.

Милли әдәбиятыбыз җәүһәрләре турында чын ихластан сөйләшүләр, чыннан да, һәркемгә канат куя,  яшәү мәгънәсе иткән хезмәтебезнең буыннарга җитәчәген дәлилли.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/391240d1241biyat-turynda-s1257jl1241sh1199-316581.html