Дәүләт хезмәткәрләре татарчага өйрәнде

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2 төркем «Дәүләт хезмәтендә эшлекле татар теле» дигән программа буенча квалификация күтәрү курсларын үтте. 

Ябылу тантанасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ үсеш секторы мөдире Андрей Беденьгов һәм КФУ Дәүләт һәм мунициаль идарә югары мәктәбенең директор урынбасары Натальян Аксенова счыгыш ясадылар.

Уку проектлар яклау формасындагы йомгаклау аттестоациясе һәм электрон тест узу, квалификация күтәрү турында таныклык тапшыру тантанасы белән тәмамланды.