Дәү әни һәм дәү әтиләр көне. Аларның кадерен белик!

21 гыйнвар көнне Польшада Дәү әниләр, ә 22 гыйнварда Дәү әтиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1964 елда нигез салынган икән.

Күпләребез иркә онык буларак, әби-бабаларыбызның назын тоеп, алар тәрбиясендә үскән балалар. “Бала баласы балдан татлы” дигәндәй, сөю-наз хисен кызганмыйча, җил-яңгыр тидерми кадерләп үстерде безне дәү әти, дәү әниләребез. Ничә яшьтә булуыңа карамастан, алар янәшәсендә дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, үзеңне һаман да сабый итеп тоясың. Һәрберебезнең күңелендә әби-бабаларыбыз белән бәйле күңелле истәлекләр яши торгандыр. Бары тик дәү әни пешергән тәмле бәлеш исе генә уеннан бүлеп, өйгә алып керергә сәләтле иде. Ә дәү әтинең кырдан алып кайтачак “куян күчтәнәче”н зарыгып көтеп алулар дисеңме… Җылы балачак мизгелләре сагыну, юксынуларга уралып, бик еш хәтергә киләләр.

Табигать үз җимешләре белән сөендерә башлагач, дәү әтинең “Урал” мотоциклына утырып җиләк, чикләвек җыярга урман-кырларга йөри идек. Дәү әти рульдә, дәү әни аның артында, ә мине исә матайның арбасына утырталар. Әй, кимсенәсең үзеңнең урыныңнан. “Мин инде зур, нишләп мине һаман арбага утыртасыз?”, янәсе. Дәү әтинең шаяртуларын чынга алып, аларга ышанып, узыша-узыша җиләк җыясың. Эсседән әлсерәп арыгач, җиргә утырып, дәү әнинең тәмле коймаклары белән сыйланасың, җимешле чәй эчә-эчә ял итәсең. Әле сиңа кадерле онык буларак, һәр ризыкның иң тәмле өлеше тәти.

Ә бүген исә, күңелне әлеге мизгелләрнең хатирәләре генә җылыта. Шул вакытларның бер генә минутын булса да кабаттан кичерәсе иде. Кулдан килсә, дәү әти белән дәү әнинен иркәләп яратуын аз гына булса да яңадан татып, кочакларына кереп юаныр идем.

Кызганыч, бүген дәү әтием безнең арада юк инде. Аның тәрбиясе, киңәшләре күңелемнең бер өлешендә алыштыргысыз урын алып тора. Ә сагынганда хатирәләрне яңартудан башка чара юк.

Ихлас яратуыгыз, игътибарыгыз, мәшәкатьсез һәм онытылмас бәхетле балачак мизгелләре өчен чиксез рәхмәт сезгә, кадерле әби-бабаларыбыз!

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.