Дөнья халыклары аяк киемнәре — бер күргәзмәдә

Казан федераль университетының Этнография музеенда дөньядагы төрле халыкларда традицион аяк киеме тарихы турында сөйли торган «Ике сыңар — бер кием» дигән күргәзмә эшли башлады.

_Vystavka.Sapogi

Билгеле булганча, традицион костюм дөньяның барлык халыклары мәдәниятләре арасында мөһим урын алып тора. Костюмның аерылгысыз элементы буларак аяк киеме кием-салымның мөһим функциональ детале булып тора. КФУ Этнография музее директоры Елена Гущина билгеләп узганча, бүген әлеге деталь аерым урын алып тора:

«Без бүген аяк киеменең культ объектка әверелүен күрәбез. Популяр җырлар да «лабутены» турында, аннан һәр туташ рәешкә берничә пар туфлилар турында хыяллана… Биредә ә 100-200 ел элек хәлләр ничек булды икән дигән сорау туа. Без барыбыз да аяк киеменең кышкы, җәйге, балаларныкы һәм олыларныкы булганлыгын беләбез. Әмма һәр халык аяк киеменең нинди спецификасы, үзенчәлеге бар соң?Күргәзмә бу сорауларга тулы җавап бирә дип уйлыйм.

3

Чыннан да, витриналар да — төрле халыкларда аяк киемнәре традицияләренең матур үрнәкләре. Биредә рус чабаталары, татар читекләре, африка сандалийлары һәм литваның агач туфлийлары. Бик тә кызыклы экспонатлар да бар — мәсәлән, Төньяк халыкларының балык тиресеннән эшләнгән аяк киеме. Уникальләре дә бар: бары тик Казанда үтә торган әлеге күргәзмәдә генә «лотос аяклы» кыз өчен тәгаенләнгән кечкенә туфляны күрергә мөмкин.

1

Экспозиция күпмедер дәрәҗәдә мода тарихын да тәкъдим итә. Экспонатларда бүгенге трендлар һәм тенденцияләр: орнаментлар, каблук, йомшак замш, төрле төсле тире ничек үзгәрүен күзәтергә мөмкин.

5

Күргәзмәдәге барлык предметлар да Этнография музее фондларыннан, кайберләре хәтта  беренче тапкыр гына күрсәтелә. КФУ музей комплексы җитәкчесе Светлана Фролова билгеләп үткәнчә, экспозиция җитди фәнни кызыксыну тудыра. Кызыксынучы галимнәр, студентлар һәм шулай ук Татарстанның башка музейлары вәкилләренең эшен җиңеләйтү өчен күргәзмәнең каталогын төзү тәкъдим ителә. Ә хәзергә күргәзмәдә Этнография музее хезмәткәрләре эшли. Алар һәрбер экспонат турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйли.

7

«Ике сыңар — бер кием» күргәзмәсе бөтен кешегә дә кызыклы булыр дип көтелә. Ул 30 нчы сентябрьгә кадәр эшлиячәк. Алдан язылып аны КФУ хезмәткәрләре, студентлар белән беррәттән һәркем күрә ала.

4