Дөньяның иң гаҗәеп университетлары: укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга.

Әлеге югары уку йортларында белем алучы студентларны чыннан да иң бәхетле дип була. Бу шәкертләр танылган “Операция Ы” кинокомедиясе геройлары кебек имтиханга да бәйрәмгә кебек баралар. Ә моның төп сәбәбе: alma mater биналарының чыннан да архитектура шедеврлары булу.

 

Massachusetts Institute of Technology (Массачусетс технология институты). Кайда урнашкан: 77 Massachusetts Avenue. Якында урнашкан зур шәһәр – Бостон.

Әлеге институт иң беренче чиратта үзенең экстерьеры белән түгел, ә аны тәмамлаган “кадрлар”ы белән бик танылган. Бу уку йортын Нобель лауератларын җитештерүче конвейр дип саныйлар. Шул сәбәпле, бу технология институтына бары тик генийларның ничек укыганын күрер өчен генә булса да килергә кирәк.

Шунысы кызык, институтның территориясенә, кампусларына, аудиторияләренә керү – бушлай. Һәрбер теләгән кеше, хәтта турист бу alma mater коридорлары буенча рәхәтләнеп йөри ала.

Институтның истәлекле урыннары турында сөйләсәк, әлбәттә, компьютерлар, мәгълүмати һәм интеллектуаль үзәк турында әйтергә кирәк. (The Ray and Maria Stata Center). Танылган комплексның проектын Фрэнк Гери исемле кеше уйлап чыгарган. Аны төзү өчен $315 млн. таләп ителде. Кайбер мәгълүмат чыганаклары буенча спонсорлар арасында Билл Гейтс та булган.

Тышкы яктан Массачусетс институтының бинасы искиткеч күренсә дә, эчтән барысы да шуның кадәр яхшы диеп булмый. Ремонт дигән нәрсә бер дә комачауламас иде. Уку йортының вәкилләре сүзләре буенча, түшәмнән су ага, ә менә диварлар күгәрек белән уралган. Алар, хәтта, архитектор Фрэнк Герига каршы иск та яздылар.

Нәрсәгә өйрәтәләр: инженерлар, физиклар, химиклар, математиклар – бу институтны тәмамлаган студентлар дөньяда иң яхшы булып санала.

  • Дөньяның иң гаҗәеп университетлары – Nanyang Technological University (Наньянг технология университеты)

          Кайдар урнашкан: Сингапур, 50 Nanyang Avenue.

 

Наньянг университеты Массачусетс университеты кебек престиж булмас да, дөньяда бик яхшы урын алып тора. Times Higher рейтингы буенча ул дөньядагы 60 иң яхшы университетлар рәтенә керә.

Монда укырга керергә теләгегез булмаса да, аның территориясен һәрбер кеше бер тапкыр булса да күрергә тиеш. Төп кампус 200 гектар җирне алып тора. Территориясендә гаҗәеп бакча да урнашкан. Ләкин кампусның төп үзенчәлеге – сәнгать, дизайн һәм медиа мәктәбе бинасы. (School of Art? Design and Media). Әлеге бинаның проектын башкаручылар архитектура һәм табигать арасында булган чикне бетерергә тырыштылар. Фотоларга күз салсак, аларның эше килеп чыкты дия алабыз. Кампусның түбәсе үзе белән ямь-яшел газоннан. Сүз уңаеннан, мондый түбә бары тик матурлык функциясен генә түгел, шулай ук бина янында чиста һава булуын күз алдында тота.

Нәрсәгә өйрәтәләр: бу университет фәнни якка һәм инженер белеменә игьтибар итә.

  • Дөньяның иң гаҗәеп университетлары – University of Nottingram (Ноттингем университеты)

           Кайда урнашкан: Университет кампуслары шәһәр үзәгеннән 10     минут ераклыкта урнашкан.

Ноттингем университеты — Бөекбританиянең иң популяр университетларының берсе булып санала. Моның белән берничек тә бәхәсләшеп булмый. Чөнки, биредә яхшы укыталар да, инфраструктура белән дә мактана алалар.

Ноттингем студентларыннан “Университетыгызда нәрсә күбрәк ошый?” дигән сорау бирсәләр, аларның күбесе “кампус” дип җавап бирә. Чыннан да, университетның барлык кампуслары да (монда алар дүртәү) бик үзенчәлекле. Мәсәлән, University park кампусы елдан ел “Яшел әләм” бүләгенә ия була.

Тагын бер үзенчәлекле кампусларның берсе – Юбилей кампус (Jubilee Campus). Әлеге бина туристлар һәм архитектура сөючеләр өчен бик кызыклы булачак. Кампуста бик зур игътибарга китапханә бинасы лаек. Аның өстендә озак кына Hopkins Architects белгечләре эшләгән.

Тагын бер кызыклы факт: әлеге китапханәнең хәтта үз твиттеры да бар. Шуны да өстәргә була, элек әлеге кампус урынында велосипедлар җитештерүче фабрика эшләгән.

Нәрсәгә өйрәтәләр: иң престиж булган юнәлешләр – бизнес, хокук, икътисад.

  • Дөньяның иң гаҗәеп университетлары – Rangsit University (Рангсит университеты).

          Кайда урнашкан: Таиланд башкаласы Банкгок.

Дөньяда төсләргә бай булган университетар рейтингы булса, Рангсит университеты анда, һичшиксез, беренче урыннарында булыр иде. Бинаның, аның территориясенең фотоларын караганнан соң, башка шундый фикер килә: монда укучы студентларның бер көне дә соры булмый. Әйләнә-тирә моңа бернинди дә сәбәп бирми.

Мисал өчен, кыш көнне биредә эшләүче хезмәткәрләр кампус янында урнашкан барлык агачларны, куакларны сары, кызыл һәм шәмәхә төсләренә буяп чыктылар. Килеп чыккан нәтиҗәне сүз белән аңлатып булмый, шуңа күрә фотоны каравыгызны сорыйбыз.

Нәрсәгә өйрәтәләр: биредә төрледән-төрле һөнәрләргә укып була. Теш табибыннан башлап Digital Art ка кадәр.

 Дөньяның иң гаҗәеп университетлары – Черновицк университеты.

          Кайда урнашкан: Черновицк, Коцюбинского 2.

Арттырып әйтеп тормыйбыз, ләкин бу университетның бинасы Украинаның төп истәлекле урыннарының берсе булып санала. Университетның архитектурасы беркемне дә битараф калдырмый. Шул сәбәпле, күптән түгел ЮНЕСКО аны Дөньякүләм мәдәни мирас исемлегенә керткән.

Бу грандиз булган бина Йосиф Главки проекты буенча төзелгән. (Кызганыч, ул үзенең иҗат җимешен күреп өлгерә алмады).

Чынлыкта, университет бинасы дизайн байлылыгы белән таң калдыра. Монда готик, византия, көнчыгыш мотивлары бергә матур, балланска ия булган дизайн тудыра. Ләкин, иң мөһиме, һәрбер теләгән кеше дә университетны фотоаппаратка гына төшереп түгел, ә аның эченнән йөреп эстетик рәхәтлек хисен тоя ала. Хәзерге вакытта үзәк корпуста чит телләр факультеты урнашкан.

Нәрсәгә өйрәтәләр: иң престиж булып юридик һәм икътисади факультетлар санала.

Илүзә Сәлимова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.