Дүрт ел ник тиз үтте?

Дүрт ел күз ачып йомганчы үтте дә китте. Шушы дүрт ел эчендә көлке дә елау да булды – аны, әлбәттә, үзебез генә беләбез. Хәзер менә барыбыз да төрле якка китәргә җыенабыз. Кайберәүләр инде эшкә керергә дә өлгергән. Ә кайберләр укуларын дәвам итәргә уйлый.  

Күз алдымнан һаман беренче курска кергән вакыт китми. Ул чакта миңа студентларның күбесе башка күзлектән карый иде. Чөнки мин Кытайдан килгән, татар телендә генә аралашам. Алар минем татар телен белүемә һәм кыяфәтемнең кытайга охшамаганына гаҗәпләнә иделәр. Үземне таныштырганнан соң без яхшы аралаша башладык. Алар миннән Кытай, аның мәдәнияте, теле турында сорыйлар иде. Мин авырыксынмыйча аңлата идем, чөнки үз белгәнеңне башкаларга сөйләү ул зур бәхет!

GNR5567yyHM

Икенче курска күчкәндә, мин татар төркеменә килдем. Чөнки үз группамда күбесе татарлар булса да, татарча сөйләшмиләр иде. Миңа, әлбәттә, татарча сөйләшүче милләттәшләрем якынрак – бирегә күчкәч төркемдәшләр белән булган мөнәсәбәт бик тиз ныгыды. Алар миңа якын иделәр, шуңа күрә күңелле булгач вакыт та тиз үткәндер дип уйлыйм.

mzunb6LgBn4

Кая гына булсак та без бер-беребезне онытмаячакбыз, чөнки безне миллилек, үз туган телебезне сөю берләштерә. Үз телен сөйгән кешегә Аллаһ Тәгалә дә башкача карый, чөнки милләт белән тел – иң зур нигъмәт. Шуны хөрмәт иткән, сөйгән кеше бәхеткә иң якыны.

Надир ВӘЛИЕВ

    татар журналистикасы бүлегенең 4 нче курс       студенты.