КФУ биохимигы яңа фәнни тикшеренүләр белән таныштырды.
D витамины формалаштыруның молекуляр-генетик механизмнарын тикшерү белән шөгыльләнүче Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы доценты Ольга Кравцова бу витаминның җитмәве ни өчен COVID-19 авыруының авыр формалары үсешенә китерү ихтималын аңлатты.
КФУ биохимигы хәбәр иткәнчә, Бостон университеты (АКШ) галимнәре тарафыннан организмда D витаминының җитәрлек дәрәҗәдә булуы коронавирус инфекциясе йоктырганда үлем куркынычын киметергә мөмкин дип күрсәтелгән. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре PLOS ONE журналында тәкъдим ителгән.
«Тикшеренүдә COVID-19 расланган диагноз белән хастаханәгә салынган 235 пациент ккатнашты, аларның кан сывороткасында кеше организмында D витамины дәрәҗәсенең төп маркеры булган 25-гидроксивитамин D дәрәҗәсен билгеләгәннәр. Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, авыруның авыр формасы белән стационарга кергән пациентларның якынча 32,8% гына D витамины җитәрлек дәрәҗәдә булган, — дип аңлата Ольга Александровна Америка галимнәре тикшерүе асылын. — Дөнья куйган 9,7% пациентта гына D витамины дәрәҗәсе нормаль күрсәткечләр чикләрендә булган (кимендә 30 нг/мл)».
КФУ доценты сүзләренә караганда, Америка галимнәре эшендә D витамины күләменең тиешле дозасын яңа коронавирус инфекциясен дәвалауның төп беркетмәләренә кертү, нигездә, цитокин штормы үсешен кисәтүгә юнәлдерелгән ниндидер иммуносупрессив гамәлгә нигезләнгән. Бу термин иммун системасы реакциясен билгеләү өчен кулланыла, нәтиҗәдә ялкынсынуның кискен фазасында бик тиз зур күләмдә маркерлар — цитокиннарның артык күп микъдарда бүленеп чыгуы күзәтелә.
«Моңа охшаш нәрсә «испанка» авыруы вакытында да күзәтелә (испан гриппы, шулай ук РНК вирусы тарафыннан килеп чыккан). Авыру 1918 елда башлана һәм ике елдан артык дәвам итә, аннан 30-40 яшьлек 50 миллионнан артык кеше һәлак була, бу нәкъ менә җитлеккән иммун системасы булган яшь кешеләрдә цитокин штормы үсеше нәтиҗәсе була. Асылда, организм үзе вирус йогынтысының аутоиммун авырулары үсеше белән охшаш сценарий буенча иммун системасын мобилизацияләү юлы белән тискәре нәтиҗәләрен китереп чыгарган (ревматоид артрит, системалы кызыл волчанка, аутоиммун тиреоидиты, таркау склероз һәм башкалар), организмның антитәнчекләре үзләренең үк антигеннарына каршы эшли башлый, бу аутоиммунитет формалаштыруны китереп чыгара «, — дип сөйли Ольга Кравцова.
Быелның маенда Америка медиклары D витаминының кискен җитмәве COVID-19 авыруының иң авыр формаларының 15% ка үсеш ихтималын арттыра дип белдерделәр. Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләренә сылтама ясап, Тринити-колледж (Дублин шәһәре, Бөекбритания) галимнәре шулай ук коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм дәвалау өчен D витаминының мөһим әһәмиятенә күрсәтәләр.
COVID-19 вакытында өзлегүләрдән качу өчен D витаминын кабул итәргә кирәк, әмма табиб билгеләнеше буенча гына, ди КФУ биохимигы, шул ук вакытта параметрларны катгый контрольдә тоту кирәк.
Автор: Лариса Бусиль, фото: vitd3.ru