Деликатестыр..

image106273829Университетта укыган еллар иң кызык, күңелле чорларның берсе икән. Студентларның «общага» дигән үзгә дөньялары бар, иң мәзәк хәлләр, мөгаен, биредә буладыр.

Шәһәрдә әти-әниләре белән яшәүчеләргә анда яшәп карау бәхете тәтеми. Шуңа да сирәк кенә төркемдәшләрең, дусларың янына кунакка килгәндә, аеруча да зур кызыксыну белән биредәге хәлләрне күзәтәсең.

Барлык ВУЗларда да, татар һәм рус студентларыннан кала, чит милләт вәкилләре дә белем ала һәм студентлар тулай торагында яши. Аңлашыла ки, милләтләре башка булган яшьләрнең менталитетлары башка, үз гореф-гадәтләре, традицияләре… Аеруча чит ил кунакларының кызыксынулары, төс-кыяфәткә һәм ризыкка карашлары үзгә икәне сизелә. Казанның бер студентлар «общага»сына cәяхәт кылган вакытта, гаҗәпләндергән, шул ук вакытта көлдергән кызыклы бер вакыйга булды.

Дус кыз белән икәүләп чәй әзерли башладык: җиләк-җимеш юабыз, чәй кайнатабыз, салат ясыйбыз. Кыскасы, яши торган бүлмә белән аш әзерләү бүлмәсе арасында тыз-быз йөрибез. Шул вакытны кухняга таба тотып бер чибәр вьетнам кызы керде. Табага хәйран гына май салды да, утка куеп, үз бүлмәсенә чыгып китте. Озак та тормады, матур-тигез итеп туралган балык кисәкләре белән әйләнеп тә керде. Аларны мае кызган табага салып, капкачын каплады да, кабат ишек артына чыгып югалды.

3-4 минут узганмы икән, шул ук милләттәге малай кереп, зур кәстрүлен газга куеп җибәрде.Барысы да күз каршында бара, без ул вакытта тырыша-тырыша салат өчен яшелчә турыйбыз. Күпмедер вакыттан соң егетнең кәстрүл капкачы күтәрелә башлады, аз гына ташып, суы янәшәдәге табага да түгелде. Бу күренеш өч-дүрт тапкыр кабатлангандыр, аш бүлмәсенә түзеп булмаслык начар, авыр ис тарала башлады. Ризык көймәде, димәк вьетнам кызының балыгы яисә милләттәш дус егетенең кәстрүлендәге сый-нигъмәт шундый ис тарата. Шул арада кухняга кереп-чыгып йөргән башка студентлар да бу искә карата үз фикерләрен белдереп, кулинарларны «мактап» та алдылар.

Сингапур һәм Кытайда ташбака ашын яратып ашыйлар,Камбоджида сарымсак белән үрмәкүч кыздыралар, Французлар өчен бака тәмле санала. Шуларны истә тотып, без дә бу егет белән кызның кәстрүле я табасында берәр ят ризык – деликатес пешәдер, дип уйладык инде. Ниһаять, эшләребезне тәмамлап, газ плитәсендә пешкән ризыкларына, аннан аңкыган искә игътибар бирмәскә тырышып, бүлмәбезгә кереп тә киттек.

Бу хәлнең дәвамын мин берәр атналап вакыт узганнан соң гына дус кызым белән телефоннан сөйләшкәндә белдем. Аш бүлмәсендә кыз куйган табада иң гадәти минтай балыгы пешсә, егет кәстрүлгә ак носкиларын кайнатырга салган булып чыкты. Кер юу машиналары булмаганмы, башка сәбәпләр аркасында шулай эшләргә мәҗбүр ителгәнме, миңа билгесез. Тик аш бүлмәсеннән килгән күңел болгаткыч сасы ис әле дә хәтердә. Мескен кыз эшнең нидә икәнен вакытында аңлап, начар су түгелгән балыктан авыз итми калган, дип ышанасы гына килә.

Назлыгөл СӨНГАТОВА, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты.