Диләрә Фәттахова: «Тамашачы ул минем ролемнең аерылгысыз бер өлеше»

Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Диләрә Фәттахова, театрда эшләү белән беррәттән КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 нче курсында укый. Бирегә Диләрә театр училищесын тәмамлап килгән. Аның белән очрашып, рәхәтләнеп иҗат турында сөйләштек.

— Мин тумышым белән Кайбыч районыннан. Ә Казанга килеп эләгүем уйламаганда гына килеп чыкты, чөнки 11 нче сыйныфны тәмамлап кына шәһәргә китәрмен дип уйлый идем. Ләкин 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда, безнең авыл мәктәбен оптимизацияләделәр. Шул вакытта мин сайлау алдында калдым, нишләргә? — дип сөйләп китте Диләрә минем «Син кайдан?» дип соравыма. —  Әлбәттә, күрше авылга барып уку мөмкинлеге бар иде. Ләкин инде 11 нче сыйныфка җиткәндә, мәктәп алыштырып йөрисе килмәде. Беренчедән, бу бик җаваплы ел, алда бит имтиханнар көтә, яңа сыйныфка ияләнеп китү дә җиңел генә булмаячак. Ә шәһәргә китү? Уйлап карасаң, мин бит 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та чыгып китә ала идем. Бер ел әрәм үткән бит! Тик шулай да, 10 нчы сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына укырга кердем. Һәм хәзер шуның өчен Ходаема бик рәхмәтлемен, чөнки мин Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар абый Хәйруллин классына әләктем бит. Хәзер инде артка борылып карагач, эх, ярый әле шундый үзгәрешләр килеп чыккан дип сөенәм.

— Ә ни өчен театр? Балачактан кызыксына идеңме?

— Безнең нәселдә сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр юк иде. Мәктәп ябыласын хәбәр иткәч, интернетта эзләнә башладым, кайсы көллияткә барырга? Гомумән, 9 нчы сыйныф аттестаты белән кая укырга алалар… Эзләнә торгач, театр училищесын таптым, һәм мәгълүмат туплый башладым. Монда укырга керү өчен 3 турда сынау имтиханнары тапшырасы икән. Бу, әлбәттә, бик куркытты. Дөрес, мин мәктәптә укыганда ук сәнгатьтән ерак булмадым. Театр, җыр-бию түгәрәкләренә йөрдем. Балачакта безнең өйдә бәләкәй сандык бар иде, без абый белән чиратлашып шунда басып, төрле образларга кереп уйный идек. Тик шулай да театр училищесына сынау имтиханнары тапшырырга килеп кергәч, аптырап калдым. Монда бөтенләй башка мохит иде. Алланың рәхмәте белән, 3 турны да узып укырга кердем, һәм яхшы гына тәмамлап чыктым. Әти-әниемә зур рәхмәт, миңа булган ышанычлары, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итүләре өчен.

— Тинчурин театрына ничек килеп кердең?

Май айларында ук “кая эшкә керермен” дип уйлана башладым. Казаннан китәсе килми, республикабызның йөзек кашы булган Казан театрларына эләгү, үзегез беләсез, җиңел түгел. Бу юлы да, бер уйламаганда, ходайның бүләгедер инде, миңа бәхет елмайды. Нәкъ шушы вакытта без диплом эше әзерләп, аны комиссиягә, тамашачыларга, төрле республика театрларыннан килгән режиссерларга күрсәтергә тиеш идек. Алар арасында Тинчурин театрыннан баш режиссер һәм берничә артист та бар иде. Спекталь тәмамлангач кызлардан мине, һәм төркемдәш егетебез Салаватны, Тинчурин театрына эшкә чакырдылар. Бу мизгелләрне, хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый… Минем өчен бу бик зур бәя булды. Бу театр минем өчен буй җитмәс йолдыз иде бит. Быел 4 нче сезонымны тәмамлыйм. Рольләрем чагыштырмача  күп, аллага шөкер, мин канәгать. Баш рольләр дә, эпизодик рольләрдә дә бар.

— Артист буларак синең үзеңә нинди рольләр ошый? Кайсы рольләрне күбрәк уйнар идең?

— Профессиямә карата көчем, дәртем ташып тора. Драматургиядә булган рольләрнең барсын да уйнап чыгар идем. Әле алга таба максатларым, хыялларым бик күп. Эшлисем, күбрәк иҗат итәсем килә. Хәзерге вакытта күбрәк характерлы, комик образдагы рольләрне башкарам. Киләчәктә җитдирәк образда да уйныйсым килә.

— Тамашачы күңеленә үтеп керү, артист буларак камилләшү нәрсәдә дип уйлыйсың?

Гомумән, нинди генә профессия булуына карамастан, журналистмы син, укытучымы, артистмы, тамашачы күңеленә ихласлык аша гына кереп була. Әгәр дә син чын күңелдән теләк телисең икән, ходай моңа үзе юл сала. Минем театрга килеп керүем дә, үземнең ихлас теләгем белән килеп чыкты, уңыш елмайды. Мин бу ике сүзне синоним дип әйтер идем. Уңыш – ул синең ихлас теләгеңнән, хыялыңнан да тора. Мин тамашачым алдында ихлас булырга тырышам, тамашачымны бик яратам, чөнки театр ул ике өлештән тора. Берсе тамашачы, икенчесе сәхнәдәге артист. Тамашачы ул минем ролемнең аерылгысыз бер өлеше. Сәхнәдә үз-үзеңне ничек тоту, камилләшүгә дә зур йогынты ясый.

— Гастрольләргә еш йөрисезме?

— Татарстан буенча, Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук чит илдә дә гастрольләребез булып тора. Гастрольләрне мин бик яратам, чөнки әлегә ирем белән балаларым юк (көлә). Шуңа күрә минем өчен бу бик кызык. Күпме яңа төбәкләр, яңа йөзләр. Һәрбер гастрольдә үзеңә яңалык ачасың. Халык бит ул гаҗәеп һәм төрле, һәр як тамашачысының үз реакциясе бар. Моны тою, күзәтү миңа бик ошый.

— Эшеңнең авырлыкларын тоясыңмы?

— Иртән эшкә сөенеп, зур теләк белән киләм. Беркайчан да “әй, иртәгә тагын эшкә барасы” дип зарланганым да, андый уйларның башка кергәне дә юк. Мин эштән тәм, рәхәтлек алам. Шуңа күрәдер дә, авырлыклар сизелми. Бер генә ягы бар, әйтик син авырыйсың, шәхси тормышыңда ниндидер күңелсезлекләр бар ди. Сәхнәгә чыкканда аларны пәрдә артында калдырырга туры килә. Тамак авырткан, температура булган килеш тә үз ролеңне 100 % тамашачыга тәкъдим итергә тиешсең. Мондый очраклар да булганы бар.

— Син әле булачак журналист та. Ничек бу өлкәгә кереп киттең, киләчәктә үзеңне журналист итеп күрәсеңме?

— Минем кечкенәдән язу осталыгым бар иде. Шигырьләр язарга бик яратам. Журналистика ул — искиткеч кызыклы өлкә, безнең уку процессы да бик мавыктыргыч бара. Журналистика минем өчен тормыш мәктәбе. Беренчедән, миңа шундый яхшы мөгалимнәр укыткан уку йортында белем алуы бик ошый. Һәм актерлык белән журналистика бик якын дип әйтер идем. Киләчәктә, ничек буласын белмим, бәлки, журналистикага да үземне күбрәк багышлармын. Журналистиканың тагын бер ошаган ягы, әйтик, син ниндидер вакыйга белән халык арасында күпер саласың. Тикшерәсең, анализлыйсың, хәбәр итәсең – бу бик мавыктыргыч. Киләчәктә сәнгать, мәдәният өлкәсен яктыртучы журналист булыр идем.

Мирсилә ФӘХЕРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар Диләрә Фәттахова архивыннан.