Диплом эше –финиш сызыгы!

Гадәттә, кешеләр югары уку йортына аерым бер юнәлеш буенча белем алырга керәләр. Нәтиҗәдә алар бакалавр, магистр, аспирант булып чыгалар. Билгеле, барлык укыган елларның нәтиҗәсе буларак диплом эше санала. Нәкъ менә аны яклаганнан соң студент белемнәргә бай булган белгечкә әйләнә. Минем белән килешерсез, күп кенә студентлар “безгә бу фәннәр бөтенләй кирәк түгел” дип зарланалар. Ләкин шуңа да карамастан, әлеге фәннәр һөнәри яктан бик кирәк.

Укуның финишы — диплом эше. Чөнки аны язган, яклаган вакытта да  студент өлгергән белгеч күнекмәләрен тәкъдим итәргә тиеш була. Диплом эшен язу тема сайлаудан башлана. Студент үзенә кызыклы, әһәмиятле теманы сайлый ала. Әлеге мөһим язма эшенә әзерләнүне 1нче курстан ук башлау мөһим. Күп кенә студентлар барлык курс эшләрен дә бер темага багышлап иҗат итәләр. Соңыннан дипломга да инде якын булган теманы сайлыйлар. Курс һәм диплом эшләрен язган вакытта бик мөһим рольне гамәли җитәкче дә уйный. Ул кирәк вакытта тәҗрибәсе, эшләр өчен дөрес юл күрсәтүе белән булыша ала. Ләкин уку дәвамында гамәли җитәкче дә үзгәрә ала. Чөнки эш юнәлеше үзгәрергә мөмкин.

Диплом эшен язган вакытта зур игътибарны кулланыла торган әдәбияткә бирергә кирәк. Язма эш өчен безнең ил галимнәре эшләре белән генә түгел, чит ил әдәбияте белән дә танышырга кирәк. Күп кенә университетларда әдәбият исемлегенең яртысы яки 20% чит ил әдәбияте белән тулыландырылган булырга тиеш дип санала. Мантыйкый яктан бу бик тә дөрес. Чөнки дипломда кулланылачак нәтиҗәләр чыннан да дөрес булсын өчен, аны башка галимнәр фикерләре, казанышлары белән чагыштырырга кирәк.

Диплом эшен язу студент өчен зур эш. Чөнки аны яклаудан соң студент гади студент булып калмый, ул хаклы рәвештә укытучыларының коллегасы булып санала.

Диплом эше чын мәгънәсендә барлык укыган еллар, башкарылган эшләр өчен зур нәтиҗә. Студент дөрестән дә яхшы укыган булса, чыгарылыш квалификация эшен язу аңа бернинди дә авырлык тудырмый. Уйлап карасак, студент чыгышны комиссия алдында ясый. Ләкин шунысы кызык, әлеге комиссия вәкилләре сезнең тикшеренү өлкәсендә белгеч түгел. Белгеч — студент үзе! Төп максат: студент комиссия вәкилләрен үзенең бу теманы бик яхшы белүдә инандырырга тиеш.

Илүзә Сәлимова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.