“Кызыл диплом” эшкә урнашканда ярдәм итәме?

Төсендә түгел хикмәте, иң мөһиме, кулда документ булсын дияр күбегез. Берничә дистә ел элек кызыл диплом хезмәт базарында яшь белгечләргә зур өстенлекләр бирде. Ләкин бүген вәзгыять нинди? Эшкә урнашканда өстенлеге бармы? Хәзерге яшь белгечләргә кызыл диплом кирәкме һәм аны ничек алырга икәнлеген ачыклыйк.

Укырга да укырга..

Уку ахырында Россия югары уку йортларын тәмамлаучыларның күбесе зәңгәр тышлы диплом ала, анда студентның белгечлеге, квалификациясе (бакалавр, белгеч яки магистр) һ.б. турында мәгълүмат бар. Ләкин кызыл төсле диплом, “бик яхшы билгесенә” дигән язуы мәктәпне әле генә тәмамлап килгән беренче курс студентының татлы хыялына әйләнә. Тәүге сессия узып китүгә үк, күпләр бу теләктән кире кайта: уку энә белән кою казу – күп көч таләп итә икән. Кызыл диплом алырга дигән хыялыгыз бар икән, аны тормышка ашыру өчен тырышырга туры киләчәк. Семинар дәресләрдә чыгыш ясарга, өй эшләрен вакытында тапшырырга, тест һәм коллоквиумнарга әзер булырга. Шуңа күрә гади кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итәргә мөмкин:

– Дәрестә даими катнашырга;

– Укытучылар белән уртак тел табарга;

– Студентлар арасында шундый алтын кагыйдә яшәп килә: “Башта зачет кенәгәсе өчен эшлисең, аннан ул синең өчен”. Чыннан да, беренче-икенче курста тырышып укыган студентларга, алга таба укытучылар “3”ле куярга ашыкмаячак! Студент елларын күңелле үткәрергә тырышыгыз, кызыл диплом алу өчен генә уку, төрле лекцияләрне ятлап бару, һөнәрнең асылына төшенергә булышмаячак. Булачак профессиягез белән кызыксыныгыз.

“Дүрт”ле алдым, кызыл дипломсыз калдыммы?

Тынычланыгыз! Бер “дүртле” генә диплом төсенә йогынты ясамый. Имтиханны яңадан тапшырып, билгене төзәттерергә була. Ә менә “өчле” ярты елга стипендиясез дә калдыра, кызыл дипломнан да колак кактыра. “4”леләрнең саны гомуми билгеләрнең 25%ннан артмаска тиеш. Дәүләт имтиханнарын да, квалификация эшен дә “биш”кә якларга кирәк. Күпчелек югары уку йортлары шушы кагыйдәгә таяна, ләкин һәрберсе төзәтмәләр кертергә мөмкин, моны белеп тору да зыянга булмас.

Өстенлекләр булачакмы?

Хәзерге шартлар шундый ки, эш бирүчеләр диплом төсенә игътибар итми, кайберәүләр хәтта һөнәри белем турындагы документның дөреслегенә шиген белдерә. Соңгы елларда югары уку йортларының саны кискен артты. Белем бирү сыйфаты нинди булуы исә икенче мәсьәлә.

Эшкә урнашканда, нигездә, өстенлек тәҗрибәле, хезмәт стажы булган белгечләргә бирелә. Ләкин тырышлык бушка китте дип, үкенергә ашыкмагыз, кызыл диплом белемен дәвам итәргә теләүчеләргә – магистратура яки аспирантурага укырга кергәндә ярдәмгә килә. Ике абитуриентның күрсәткечләре бертөрле булса, һичшиксез, “бишле”гә генә укучыны алачаклар. Димәк, кызыл дипломы булучылар өчен түләүсез белем алу мөмкинлеге арта дигән сүз. Стипендия дә бирсәләр, ата-аналардан сорап тору яисә эшләп укуның әһәмияте дә кими.

Өстәвенә, кызыл диплом кешенең тырыш һәм максатчан булын күрсәтә. Җәмгыятьтә дә әлегәчә “бишле”гә генә укучыларга сокланып карыйлар, шуңа күрә, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз дә горурланып сөйләячәк.

Гөлназ Абдуллина, КФУның Исәпләү математикасы һәм кибернетикасы институтын тәмамлаган:

Укыган вакытта бик җайлы булды димәс идем. Аеруча бакалавриатта күп тырышырга туры килде. “Кызыл дипломга тәмамларга иде” дигән максат та куйган идем. Ләкин университетта үзләштергән белемнәрнең күбесе эштә кирәкми булып чыкты. Кемдер диплом билгеләрен карап та тормый. Әмма икенче җиргә эшкә урнашырга килгәч, кызыл төстә икәнлеген күреп, “шәп” дип, уңай бәяләделәр.

Регина Шиһабетдинова, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен тәмамлаган:

Эшкә урнашканда дипломның юнәлешен генә сорыйлар. Төсе белән кызыксынучы җитәкчеләр эләккәне булмады. Шуңа булышты дип әйтә торган түгел. Бүген аның “отличник” синдромы булган кешеләр өчен генә әһәмияте бар. Мин үзем шундыйлардан. Дөресен әйтим, укырга кергәндә эчтәге перфекционистның тауларны күтәрәсе килде, кызыл диплом максатларның берсе булды. Зәңгәр булса, уш китмәс иде, ул төс миңа гомер буе килеште. Бүген, минемчә, дипломнарның төсе түгел, саны мөһим булырга мөмкин. Әлеге дә баягы, ул бит безнең җәмгыятнең кайбер катламнарында күрсәткеч булып кала бирә. Өстәвенә, дипломсыз да үрләр яулаучылар җитәрлек.

Гөлия Галләмова, КФУның педагогика югары мәктәбен тәмамлаган:

Эшкә урнашканда “дипломны карап тормыйлар” дигән сүзгә ышанмагыз. Бәлки башка кешеләр ярдәме белән кергәндә, игътибар итми торганнардыр, ләкин миңа дипломымны карап, сораулар бирделәр. Инглиз теле укытучысы булып урнашу сәбәпле, шушы телдә әңгәмә уздырдылар. Кызыл диплом булышмый, ләкин директорның: “Кызыл дипломга бетергәнсез икән” дип, мактап куюы да күңелгә рәхәтлек бирә. Магистратурага кергәндә дә файдасы бар. Ләкин башта тырышырга кирәк, вакытында укып барырга, уку йортыңны,үз юнәлешеңне яратырга, ләззәт алып укырга кирәк.

Айсылу Нигъмәтҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар КФУ сайтыннан алынды

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.