Диплом яклау җиңелме?

Казан федераль университетында мөгаллимнәр өчен дә, чыгарылыш курс студентлары өчен дә кызу чор — диплом, чыгарылыш квалификациясе эшләрен яклау вакыты. Бүген Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә үз эшләрен магистрлар тәкъдим итте. Әлеге студентлар нибары 4әү генә булуларына карамастан, бик сәләтлеләр. Алар ТР Яшьләр эшләре министрлыгында, Татаркино оешмасында, ТМТВ каналында  эшлиләр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.