Дипломны үзең яз

Россия Дәүләт Думасы фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыя торган закон кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа закон нигезендә чыгарылыш квалификация эшләрен, фән өлкәсендә аттестация үткәрү белән бәйле башка эшләрне әзерләү һәм язу хезмәтләрен рекламаларга ярамый.

Әлеге законны кабул итү фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыелган товарлар һәм хезмәтләр исемлегенә кертәчәк.

Заказга диплом язу турындагы реклама биргән өчен административ штраф салыначак. Юридик затлар өчен 50 мең сумга кадәр һәм физик затлар өчен 2,5 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.

Фото: https://www.google.ru/search?newwindow=1&hl=ru&biw=1600&bih=705&tbm=isch&sa=1&ei=dUnHW__-DcOrrgSmtYmABg&q=%D0%B4%D0%B8%D0%BF%D0%BB%D0%BE%D0%BC+%D0%BF%D0%B8%D1%88%D0%B8+%D1%81%D0%B0%D0%BC&oq=%D0%B4%D0%B8%D0%BF%D0%BB%D0%BE%D0%BC+%D0%BF%D0%B8%D1%88%D0%B8+%D1%81%D0%B0%D0%BC&gs_l=img.3…385216.391496.0.392232.15.15.0.0.0.0.280.1506.13j0j2.15.0….0…1c.1.64.img..0.12.1285…0j0i67k1j0i8i30k1j0i24k1.0.N9LWPQDuZxE#imgrc=KJfMxg7kx7MsBM: