Диссертация якланды – җәй башланды!

Җәй айларын Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең чыгарылыш курс студентлары аеруча дулкынланып көтте, чөнки аларга дәүләт имтиханнарын тапшырасы, чыгарылыш квалификация эшен яклыйсы һәм диплом аласы бар.

Диссертация яклау югары мәктәп магистрлары өчен иң катлаулы һәм мөһим эш булып санала. Быелгы магистрлар бу гамәлне бик яхшы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Ниһаять, без аларны котлый алабыз!

Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе Чуваш дәүләт университетының рус, чуваш филологиясе һәм журналистика факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Иванова Алёна Михайловна фикеренчә, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студент, магистр, аспирантларны әзерләүгә һәрвакыт җаваплы карый:

 – Чыгарылыш квалификация эшен, магистрлык диссертацияләрен яклауда, дәүләт имтиханнарында инде дүрт ел мин комиссия рәисе буларак катнашам. Студентларның тирән белемле, тырыш һәм сайлаган юнәлешләренә олы мәхәббәт белән караулары мине һәрвакыт сокландыра килде. Фәнни хезмәтләрнең темалары кызыклы, бәлки шуңадыр да яклау вакыты сизелмичә үтә. Диссертацияләрнең югары дәрәҗәдә эшләнгән булуы аеруча куандырды.

Магистрларыбызның фәнни эшләрен яклаудан нинди тәэсирләр, фикерләр калганын аларның үзләреннән белешергә булдык.

Якутиядән килгән Яна Стручкова – филология, “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” программасын тәмамлаган магистр – эшен яклап чыкканнан соң күңелендә җиңеллек тойган:

 – Минем өчен чыгарылыш квалификация эшен язуга караганда яклавы кыенрак булды. Чөнки материал бик күп, барысын да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Шул ук вакытта татар телендәге мәгълүматны эшкәртү дә күп тырышлык таләп итте, чөнки минем туган телем – якут теле. Яклаганда исә мин русча чыгыш ясадым. Әле һаман да яклау тәмамлануына ышанып бетә алмыйм.

Хәзерге көндә укытучы булып эшләүче яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина магистрлык эшенең бакалавр хезмәтеннән күләме белән дә, тирәнлеге белән дә аерылуын әйтте:

– Миңа һәрчак «языйм гына, яклавы җиңелрәк булыр» дип тоела иде. Күпме эзләнеп, укып, тикшереп, анализлагач, күңел биреп эшләгәч, яклавы бик авыр түгел. Шулай да, дулкынландырды, өйрәнгән, туплаган белем җитәрме, теманы ача алдыммы икән дип, борчылдым. Эшем «Татар һәм казах телләрендә «хатын-кыз» концепты» иде. Тема минем күңелгә ятты. Күбрәк эзләнгән саен, күбрәк якынайды ул миңа. Казах культурасына тагын да ныграк игътибар бирергә булдым. Әлеге темамны дәвам итәсе килә. Бигрәк тә бу концептны әдәбиятта тикшерәсе иде. Аспирантурага да керергә ният юк түгел. Ничек килеп чыгар, вакыт күрсәтер. Шулай ук әдәби тәнкыйть юнәлешендә дә белем аласы килә.

“Татар теле һәм әдәбияты: теория һәм технологияләр” программасы магистранты, “Хозур” нәшрият йортының мөхәррире Ленар Хамматов та безнең белән хис-кичерешләрен уртаклашты:

– Дөресен генә әйткәндә, бер яктан рәхәт булса, икенче яктан моңсу да. Рәхәт, чөнки бишлегә яклап чыга алдым, барыбыз да безне җиде ел буе укыткан мөгаллимнәребезнең өметен аклый алдык. Моңсу, чөнки аспирантурага кермим һәм укытучы, группадашлардан аерылырга туры килә. Магистрлык диссертациясе бакалавр дипломы гына түгел, гыйльми якка тагын да зуррак урын бирелә. Диссертациянең һәр җөмләсе фән белән сугарылырга тиеш. Чыгарылыш квалификация эшем әдәбият кафедрасыннан иде, ә магистрлык эшем тел кафедрасына карый. Шуңа күрә башка магистрлар студентлык чорыннан ук эшләп килгән хезмәтләрен тирәнәйтсә, мин үзем өчен яңа тема белән эшләдем. Бу аерым бер кыенлыклар тудыра. Яклаудан исә бары уңай тәэсирләр генә калды.

Чыгарылыш эшләрен яклаган студентларыбызны һәм диссертацияләрен уңышлы гына тапшырган магистрантларыбызны тагын бер кат котлыйбыз! Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә алган белемнәрне киләчәктә дә оста файдаланырсыз, мөгаллимнәрегезнең йөзенә кызыллык китермәссез дигән өметтә калабыз. Безнең институтны бетергән укучыларның бөтен өлкәдә дә үрнәк булуына шигебез юк. Киләчәк эшегездә уңышлар сезгә!

Алсу Сәлахова. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.