Драматургия алхимиклары

                                                                                  Этот мир течёт вперёд, подчиняясь                                                                            великому закону, который непостижим для нас.                                                                        Познать его течение, разъять и создать                                                                                                          заново… Вот что такое алхимия.

                                                                        Персонаж Эдвард Элрик из «Fullmetal Alchemist”


«Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенең беренче этабы 28 июньдә тәмамланды. 16 кешелек төркем 7 көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр дәресләрдә хезмәт куйды, ә төннәрен биремнәр үтәп таң аттырды.

Лаборатория диюгә, никтер күңел алхимиклар эшчәнлегенә йөгерә.
Әйтерсең лә, биредә тормышның асылын ачкан, татар рухын үзәккә куйган шәп пьесалар язардай иҗади затлар ясала. Хәер, чараны оештыручыларның максаты нәкъ менә шундый сәләткә ия яшьләрне табу, үстерү иде.

Дәресләр кичке сәгать 6га кадәр дип билгеләнсә дә, чынлыкта без күпкә соңрак таралыша идек: ачыклыйсы сораулар күп, яңалыклар бик мавыктыра!

Укытучылар да берсеннән-берсе затлырак иде шул: драматург, сценарист, педагог, «Любимовка» фестиваленең арт-директоры Евгений Казачков (Мәскәү), драматург, сценарист, драма-тренер, курслар җитәкчесе Юлия Тупикина (Мәскәү-Анапа), Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, драматург, Г.Камал исемендәге ТДАТның режиссеры Илгиз Зәйниев, филология фәннәре докторы, К(И)ФУ профессоры Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты, К(И)ФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш рәссамы Сергей Скоморохов, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлеге җитәкчесе, тәнкыйтьче Нияз Игъламов. Һәркайсы хәзерге драматургиянең нигезләрен һәм үсешен үз белгечлегенә бәйләп аңлатты, чыгышларын үз тәҗрибәләренә һәм гомуммәдәни чыганакларга нигезләп төзеде. Ә. Закирҗанов татар спектакльләре тарихын турыдан-туры әдәбиятка бәйләсә, М. Хәбетдинова татар халкының символик образлары, мифлары турында бәян итте. Ф. Бикчәнтәев, И. Зәйниев әсәрләргә булган таләпләрен аңлаттылар, сәхнәгә куелган пьесалар турында сөйләделәр. «Нинди темага алынмаска?» дигән четерекле сорауны да алар ярдәме белән ачыкладык. С. Скоморохов рәссам, сценограф буларак чыгыш ясады, эш барышында килеп чыккан кыенлыкларны чишү юлларын дә сөйләде. Н. Игламов актер-роль-тамашачы яссылыгындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде һәм башка театрлар үрнәгендә яңа мәгълүматлар җиткерде.

Мәскәүдән килгән укытучылар – Е. Казачков һәм Ю.Тупикина үз укыту программалары буенча эшләделәр. Икесе дә көтелмәгәнчә үзенчәлекле. Евгений Казачков Лос-Анджелеста алган тәҗрибәсе белән безне дә таныштырды. Ул махсус методика буенча идеаль сценарийның схемасын аңлатты, классик әсәрләрдән (мәсәлән, Шекспирның «Гамлет»ына, «Колобок» әкиятенә еш тукталдык), совет чоры кинематографы, 1990-2000 елларда блокбастер саналган һәм хәзерге популяр фильмнардан мисаллар китереп, драматургия турында мәгълүматны үтемле итеп җиткерде. (Аның киңәшләрен үтәп, үзем өчен кимендә 20ләп фильм карыйсы, берничә китап укыйсым бар дип исемлек төзедем.)

Ю. Тупикина үзенең дәресләрендә безнең күңел дөньясын, кичерешләребезне кузгатып, булган фобияләребезне эшкә җикте. Аның дәресләреннән соң һәр көнне өйгә биремнәр төяп кайтып, таңга кадәр шуларны эшләдек. «Үзеңне аңласаң, проблемаларыңны барласаң – әсәр язганда син аларны үзең үк чишәсең, бернинди психотерапевт та кирәкми. Һәр драматург – үз-үзенә психотерапевт», – дия иде Юлия. Булачак әсәрләрнең идеяларын да Ю. Тупикина белән киңәшеп сайладык, һәр укучыга карата ул индивидуаль мөнәсәбәт булдырды.

Вакыт тыгыз булуга да карамастан, шул көннәрдә Г.Камал исемендәге ТДАТта берничә спектакль карарга да, Татарстан Язучылар берлеге бакчасында үткән Җәйге шигъри слэмга барырга да өлгердек.

Уку ахырында һәркайсыбыз лабораториянең икенче этабында эшләү өчен үзенә остазлар сайлады. Каләм сынарга теләүчеләр 2017 елның 01 октябренә кадәр пьеса язып тапшырырга тиеш. Чебешләрне көзен санаячаклар.

Алсу ГАЗТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.