Җәеңне бушка үткәрмә: инглиз телен өйрән!

2016 елның 27 нче июненнән 3 июленә кадәр “DISCOVER KFU” инглиз теле лагере 8-10 сыйныф укучыларын җәйге каникулларын онытылмаслык итеп үткәрергә чакыра. 

Укучыларны бай мәдәни программа, спорт уеннары, комфортлы яшәү шартлары, тәмле итеп 5 тапкыр ашату, һәм иң мөһиме — инглиз теле көтә.

21 сәгать академик инглиз теле һәм 28 сәгать танып-белү программасы — нәтиҗәлелеге ягыннан бу тулы тел курсы белән тәңгәл, әмма вакыт буенча бары 1 атна гына дәвам итәчәк. Дәресләрне зур чит ил практикасы булган КФУ укытучылары үткәрә. Укучылар грамматика нигезләрен алачаклар һәм сөйләм телен яхшыртачаклар.

Моннан тыш укучылар Казан федераль университетын эчтән күрәчәкләр. Аның бай тарихы, ачышлары белән танышачаклар, Универсиада Авылы мохитенә кереп чуму һәм, әлбәттә, яңа дуслар табу мөмкинлеге алачак.