Эчке сынауга әзерлек башлана

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникациялар югары мәктәбе 10-13 июль көннәрендә абитуриентларны бакалавриатның «Журналистика» һәм «Телевидение» юнәлешенә эчке сынауларга әзерләнү курсларына чакыра. 

Экспресс-курсның гомуми күләме — 30 сәгать (4 көн, аларның һәрберсендә 4әр пар). Биредә телдән имтиханның барлык сорауларын карау һәм шулай ук язма өлешендәге иҗади эшләргә карата аңлатма алу һәм анализ каралган.

Әзерлек курсында дәресләрне Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доцентлары — күрсәтелгән юнәлешләр буенча кабул итү комиссиясе әгъзалары алып бара.

Дәресләр Казан шәһәре, профессор Нужин ур., 1/37 йорт адресы буенча урнашкан Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бинасында булачак. Ихтыяҗ булган очракта, оештыручыларның курслар вакытында Казан университеты тулай торагында яшәү белән тәэмин итү мөмкинлеге бар.

Курслар түләүле. Тулырак мәгълүмат әлеге сылтама буенча. 

Бакалавриатның «Журналистика» (көндезге бүлек) юнәлешендә керү имтиханы 16 июльдә (язма сынау) һәм 24 июльдә (телдән сынау) булачак. «Телевидение» юнәлеше буенча иҗади имтихан 17 июльдә булачак.