Эй, авыл, син мең шәһәрдән, мең кабат ямьле вә хуш…

Авыл нинди генә булмасын: кечкенәме ул әллә зурмы, һәрвакыт авыл булып кала бирә. Һавасы да, кошлар сайравы, судагы балыклары, кояшы да, ае да үзгә бит аның. Авылда туып, үскән, ләкин югары белем алу, яңа тормыш төзү теләге белән шәһәргә киткән егет-кызлар өчен дә, гомер буе авылда яшәгән кешеләр өчен дә бик кадерле, газиз бит ул туган авыл! Тик, кызганычка каршы, күпләребез бу хакыйкатьне бары тик читкә чыгып, туган нигездән аерылып киткәч кенә аңлыйбыз шул. Институтыбызда укучы студентлардан шул хакта сорау алышырга булдым. Алар үзләре яшәгән авылны сагыналармы, еш кайтып йөриләрме һәм үз авылларының башка авыллардан үзгә ягына ниләрне кертүләре хакында түбәндәге җавапларны укып белә аласыз.

Закирова Гүзәл, 1 нче курс студенты: “Сагынмый кая! Шәһәрдә үткән бер атна да бик озак уза, инде атна башында ук җомга җитүен көтә башлыйм. Аллага Шөкер, атна саен диярлек авылга кайтып йөрим. Авыл – авыл инде ул, ул саф һавалы, рәхәт, бәхетле бер урын. Башка авыллар белән чагыштыра, үзенчәлекләрен билгели алмыйм, чөнки һәр кешенең күңелендә үз авылына карата чиксез мәхәббәт яна, ни өчен, ни сәбәпле яратуыңны аңлатуы мөмкин түгел. Яратасың, димәк яратасың!”

Мөхәмәдиев Рүзәл, 1 нче курс студенты: “Әлбәттә, сагынам! Еш кайтам. Минем яраткан авылымда стоматология бар, минем аны башка авылларда кургәнем юк әле. Гомумән, минем уйлавымча, ул ботен авылда булырга тиеш. Тагын безнең авылда спортзал бар, мәктәпнеке түгел, ә аерым зур спортзал. Спортзал бик кирәк нәрсә дип уйлыйм мин. Мәсәлән, безнен авылда, хәтта, олы яшьтәге кешеләр дә кич белән шунда барып, футбол, волейбол уйныйлар. Һәм инде безнең авылда шиномонтаж белән автосервис бар. Хәзер авыл җирендә дә күп кешедә машина булганлыктан, мондый мөмкинлекләр булу бик сөендерә. Мәсәлән, көпчәк алмаштырырга башка җиргә барып йөрисе юк, бик уңайлы.

Минемуллин Ришат, 3 нче курс студенты: “Туган авылым Аш-Буҗины бик сагынам. Әле менә хәзер дә авылымны, матур табигатен, кошлар сайравын сагынып утырган чагым. Һәр атна башланганнан соң атна ахырын көтә башлыйм. Бигрәк тә җомга көнен. Чөнки бу көнне дәресләр тәмамланганнан соң авылыма юл алам. Туган якка мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам. Әле менә беренче курстан бирле бер атнада да кайтмыйча калганым юк. Һәр кешегә дә, үз туган ягы кадерле. Мин дә туган авылымны бик яратам. Андагы саф һава, чишмә сулары… Искиткеч… Йортларның саф-саф булып тезелеп торулары – үзе бер матурлык. Авылымда бик тә, тырыш кешеләр яши. Көндезен хезмәттә үткәрсә, кичләрен тальян моңы белән күмеп, җырлап яши безнең авыл халкы.”

Студентларыбызга имтиханнарын уңышлы гына тәмамлап, яраткан авылларына кайтып, күңелле ял итүләрен теләп калабыз.

Эндже Ризванова