«Эконефть» галимнәре эшләнмәсе Processes журналы тышлыгында тәкъдим ителгән

Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында традицион булмаган углеводородларны рациональ үзләштерү өчен принципиаль яңа реагентлар эшләнә.

«Кара алтын» чыгару өчен «Эконефть» өстенлекле юнәлеше галимнәре тарафыннан булдырылган принципиаль яңа реагентны киң куллану үзле һәм бик ябышкак нефть чыгаруда пар җылылык алымнарының энергия нәтиҗәлелеген арттыруга китерә.

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында традицион булмаган углеводородларны рациональ үзләштерү өчен принципиаль яңа реагентлар эшләү буенча масштаблы тикшеренүләр Processes Европа журналы редакциясе тарафыннан билгеләп үтелде һәм май номеры тышлыгына чыгарылды.

«Catalytic aquathermolysis of Boca de Jaruco heavy oil with nickel-based oil-soluble catalyst» мәкаләсендә нефть чыгаруның  югары үзлелеген һәм  кыенлыкларын билгеләүче асфальтеннарның химизм процессын тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Оптималь составның катализаторы углерод-гетероат бәйләнешләре буенча аерманы интенсивлаштыра һәм асфальтеннарның эчке конверсиясен тәэмин итә.

«Әлеге эш Казан университеты һәм «Зарубежнефть» АҖ тарафыннан башкарылган үтә үзле нефть ятмаларын үзләштерү өчен эчке катализатор эшләнмәсе нәтиҗәләре буенча басмалар циклының дәвамы булып тора. Элегрәк Petroleum Science and Technology америка журналында өч өлешле мәкалә сериясендә төрле составтагы катализаторлар тәэсирендә нефть составының трансформацияләнүен тикшерү нәтиҗәләре һәм физик-химик үзлекләргә йогынты ясау нәтиҗәләре бастырылды «, — дип хәбәр итте Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өлкән фәнни хезмәткәре һәм «Внутрипластик яну» Фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе Алексей Вахин.

Үткәрелгән тикшеренүләр материаллары 02.00.13 — нефтехимия юнәлеше буенча яклауга әзерләнгән  Фирдәвес Алиевның диссертация эше нигезенә салынган. «Эконефть» Стратегик академ берәмлек тикшеренүчеләре югары активлыкка, оптималь дисперслыкка һәм зур өслеккә ия билгеләнгән фаз составлы каталитик системаны алу максатыннан, пласт шартларында нефть эрүчән прекурсордан катализаторның актив формасын формалаштыру процессын эксперименталь тикшергәннәр. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә «ЮниКат» нефть акватермолизы катализаторының тәҗрибә-промысел сынауларын үткәрү өчен 14 тонна тест үрнәге җитештерелде.

Автор: Аделя Шемелова