«Эконефть» Стратегик академик берәмлек галимнәре дистанцион форматта фәнни эшчәнлекне дәвам итә

«Эконефть» белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган цифрлы проектлар  дәвам итә.

Күптән гадәткә әйләнгән  дистанцион аралашу һәм эшләү  чараларын кулланып, фәнни берләшмә бүгенге шартларга җайлашты. Хәзер лабораторияләрдә төп җайланмаларның һәм сервисларның эшен тәэмин итүче аз санлы белгечләр генә калды.

Айдан артык Казан федераль университеты дистанцион режимда эшли. Уку аудиторияләре генә түгел, лабораторияләр дә бушап калды, аларның бер өлеше хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дистанцион эш режимына күчте. Шул ук вакытта университетта  фәнни эш процессы бер көнгә дә туктап тормый.  КФУда бүген моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Хәзерге вакытта күпчелек илләрнең фәнни структуралары катгый чикләүләр кертте. Дөньяның әйдәп баручы университетлары барысы да диярлек дистанцион эш режимына күчтеләр. Фәнни бергәлек  һәркем өчен күптәннән гадәтигә әйләнгән дистанцион аралашу һәм  эшләү  чараларын кулланып, бүгенге тормышка яраклашты.

«Фәнни-тикшеренү проектлары дәвам итә. Безнең белгечләр төп фәнни проектларны алып бара,  гәрчә үзизоляция шартларында аларның кайберләрен тормышка ашыру өчен күбрәк вакыт таләп ителә. Шуңа да карамастан, проектлар тукталмады, ә кайберләре инде лаборатория тикшеренүләре стадиясенә күчте, — дип хәбәр итте Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Владислав Судаков.

Хәзер лабораторияләрдә, мәсәлән, кернны тикшерү буенча төп җайланмаларның һәм сервисларның эшен тәэмин итүче аз санлы белгечләр генә калды.

«Әле пандемиягә кадәр үк без кайбер компанияләр белән билгеле бер эшне башкарабыз дип килешкән идек. Нефть компанияләреннән партнерларыбыз чикләүләрне исәпкә алып эшләүләрен дәвам итәләр. Безнең хезмәткәрләрнең билгеле бер өлеше шулай ук алынган үрнәкләрне тикшерү өчен кирәкле эшләр башкаруга рөхсәт алды «, — дип аңлатты белгеч.

Владислав Анатольевич кыр эшләрен башкаруда чикләүләр турында да сөйләде:

«Мәсәлән, Әлмәт шәһәреннән ерак түгел басуларда сигез кешедән торган белгечләр төркеме университет һәм экспедиция үткәрелә торган компания тарафыннан куелган барлык саклык чараларын исәпкә алып, җир өсте геофизик тикшеренүләрен уздыра».

Әлеге өстенлекле юнәлеш галимнәре билгеләп үткәнчә, килеп туган сорауларның күпчелеге дистанцион рәвештә зур кыенлыкларсыз  хәл ителә. «Эконефть» хезмәткәрләре составына Казаннан гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм хәтта башка илләрдән дә галимнәр керә; шуңа күрә карантин эшне тулысынча туктатуга китермәде — тикшеренүчеләр дистанцион форматта хезмәттәшлек итүләрен дәвам итә. Компетенцияләрне берләштереп, «Эконефть» өстенлекле юнәлеше, элеккечә, нефть чыгаруда кулланыла торган алдынгы технологияләр булдыру эшен алып бара.

Күп илләрдә COVID-19 фән өчен мөһим җитештерү процессларының тукталуына китерде. Кытайда карантин электроника китерү белән сизелерлек проблемалар тудырды, бу MegaScience га тулаем басым ясап, Ауропада берничә фәнни-җитештерү үзәгенең «йоклау» режимына күчүгә китерде. Казан университетының фәнни структурасы турында болай дип әйтеп булмый. Мәсәлән, нефть-газ секторы өчен иң зур фәнни-техник проектлар, тулаем алганда, график буенча бара.

Шунысы ачык, әгәр вирус тиз җиңелмичә карантин чаралар озайтылса, коммуникациядә һәм лабораторияләр эшендә кыенлыкларны компенсацияләргә сәләтле технологияләргә ихтыяҗ туачак. Өстәвенә, «Эконефть» белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган цифрлы проектларны хәтта иң көчле вирус та туктата алмас, мөгаен. Галимнәр фикеренчә, якын киләчәктә робототехника, сыйфатлы элемтә, голографик визуализация ысуллары үсү сизелерлек тизләнергә мөмкин.

Пандемия шартларында  «Эконефть» эшенең уңай динамикасын билгеләп, нефть-газ фәне вәкилләре пандемия алып килгән проблемаларны — замананың барлык теоретик һәм гамәли проблемалары комплексына бүген фәнгә хас булганча аек акыл һәм ажиотаждан башка — дөньяга яңача карау мөмкинлеге буларак бәяләргә кирәк дигән фикердә.

Автор: Аделя Шемелова