Экран аша театр

Үзизоляция күп кенә оешмаларны, кинотеатрларны, уку йортларын онлайн форматка күчергә мәҗбүр итте. Бу вакыйга театрларны да читләтеп узмады. Рус театрлары гына түгел, кайбер татар театрлары да онлайн форматка күчте. Башта архив спектакльләре интернет челтәренә эленде, аннан инде гомумән репертуарда булган спектакльләрне дә онлайн күрсәтә башладылар. Аларны Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры күрсәтә.

Әйе, спектакльне экраннан карау бер дә җиңел түгел. Театрның, спектакльләрнең үз энергетикалары дигәндәй. Ләкин моның уңай яклары да бик күп. Кешеләр мәдәни яктан үсәләр, вакытларын файдалы үткәрәләр.

Студентларның, театр белгечләренең әлеге вакыйга белән бәйле фикерләрен белик әле:

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия  Әхмәтшина:

“Театрларның онлайн форматка күчүләре, минемчә, бик әйбәт булды. Театрлар моны безнең хакка — яраткан тамашачылары өчен эшләделәр. Шушы авыр вакытларда кеше күңелен күрделәр. Мин үзем дә шушы форматта спектакль карадым. Студент булгач, әлбәттә, мине билетның бәясе кызыксындырды. Инде аның бәясен үзебез билгелибез икәнен белгәч, мин бик тә куандым.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты студенты Диләрә Фәттәхова: 

“Әлеге онлайн форматка күчү чарасызлыктан килеп чыкка эш, дип уйлыйм мин. Тамашачыларны саклау өчен, алар безнең белән булсын өчен, аларның күңелен күрү өчен. Бер теләгем генә бар: тамашачы белән бергә булуның төрле юлларын эзләгәндә сыйфат турында онытмасак, руслар әйтмешли, “планканы төшермәсәк” иде.

Әзербәйҗан Дәүләт “Юх” театры артисты Вукар Хаҗиев.

“Безнең якларда әлегә спектакльләрне онлайн күрсәтмиләр. Дөресен генә әйткәндә, мин әлеге форматта эшләүне күз алдыма да китермим. Театр — ул җанлы сәнгать. Театр — кино түгел, һәм аннан күпкә аерыла да. Шушы үзизоляция режимы бетү белән, театрлар үзләренең гадәти эш форматына кайтырлар, һәм барысы дә әйбәт булыр, дигән өметтә калам.

Гөлсинә Шиһапова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: kamalteatr.ru сайтыннан