«Ел старостасы»н сайладылар

КФУ бинасының 16нчы катында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бер, ике, өч, хәтта дүртенче курс студентлары җыелган биредә. Монда нинди максат белән килдегез дигән сорауга җаваплары бер: старосталары өчен җан ата алар. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты “Ел старостасы”н сайлый.

Чара быел беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, катнашырга дип барлыгы 13 старостадан гариза килгән. Алар арасында татар журналистика кафедрасының икенче курс студентты Алинә Сысоева да бар иде. Конкурс нәтиҗәләре гадел булсын өчен оештыручылар катнашучыларны ике төркемгә бүлеп сынадылар: беренче һәм югары курс старосталары аерым ярышты.

Конкурс өч өлештән торды. Беренчесендә старосталар жюриларны үзләре һәм төркемнәре белән таныштырырга тиеш булсалар, икенче турда алардан студентның хокукларын белү һәм яклау соралды.

Соңгы бәйгедә исә катнашучылар үзләрен институтның директоры ролендә сынап карый алдылар. Җитәкче булсагыз, беренче эш итеп нинди өч карар кабул итәр идегез дигән сорауга алар бер минут эчендә җавап табарга тиеш иделәр. Кайберләре вакыт кысаларына сыешып өлгермәсә дә, бу тур вакытында студентларны борчыган бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Старосталарның күпчелеге студентларны тулай торактан уку йортына кадәр йөрүче транспорт, ашханә һәм азык-төлек автоматлары белән тәэмин итү теләген белдерде. Шулай ук уку көннәрен кыскарту һәм бюджет урыннарын арттыру тәкъдимнәре яңгырады.

Сынаулар тәмамланып, нәтиҗәләр ясалган арада студентлар старосталарына көч биреп тордылар, бергәләп җырладылар. Соңрак жюри әгъзасы булган дүртенче курс студенты Алла Абросимова алар өчен мастер-класс үткәрде. Яшьләр идарәсе сәркатибе булуы өстенә әле «Ел студенты»нда катнашып «Җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә беренче урын алган кыз үзенең уңышка ирешү серләре белән уртаклашты.

Ниһаять, чараның иң көтелгән мизгеле – бүләкләү тантанасы килеп җитте. Беренче курс старосталары арасында җиңүче итеп Валерий Сергеев танылды, югары курслар арасында исә беренче урынны Ирина Курочкина алды. Чарада катнашкан барлык старосталарга да сертификатлар һәм баллы күчтәнәч – чәк-чәк тапшырылды.

Чараның төп максаты — елның иң яхшы старостасын сайлау булса да, конкурс барышында тагын бер бик мөһим шарт үтәлде: инде икенче әниләре булырга өлгергән старосталары өчен җан атучы төркемдәшләр тагын да берләште.

Икенче төркем старостасы Алинә Сысоева да бу фикер белән килешә. Бәйгедән соң ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Миңа конкурста катнашу бик ошады. Җиңү яулый алмадым, әлбәттә, әмма бу артык мөһим дә түгел дип саныйм, чөнки төркемдәшләремнең минем өчен җан атуларын күрү һәм ишетү күпкә кадерлерәк. Мондый конкурслар кешеләрне тагын да берләштерә һәм алга барырга этәргеч бирә дип уйлыйм”.

Айсылу Нигъмәтҗанова, Раилә Вәлиуллина