«Ел студенты — 2015» нәтиҗәләре билгеле

Студент тормышы күпкырлы: уку, фән, иҗат, җәмәгать эшчәнлеге. Ә бу юнәлешләрдә иң-иңнәре кемнәр соң дисезме? Бу сорауларга җавапны кичә, ягъни 25нче гыйнвар көнне «Ел студенты-2015» Татарстан Республикасы премиясен тапшыру тантанасында җавап бирделәр. 

Казан (Идел буе) федераль университеты берьюлы берничә номинациядә җиңү яулады: «Юл йөрү куркынычсызлыгы», «Җәмәгать эшләре белән иң яхшы шөгыльләнүче» һәм «Ел интеллекты».

Быел бәйгегә Татарстанның 18 шәһәреннән 476 гариза кабул ителгән.

«Җәмәгать эшләре белән иң яхшы шөгыльләгүче» исеменә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты студенты Нәфис Сираҗетдинов лаек булды. 

«Ел интеллекты» номинациясендә Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Динара Фәйсханова иң яхшысы дип табылды.dKh9OwGdpoQ

КФУның җиңүләре моның белән генә чикләнми. КФУ студенты Раил Садретдинов «Ел журналисты» номинациясендә лауреат, Универсиада авылы студентлары ассоциясе «Студентларның иң яхшы тулай торак киңәшмәсе», КФУның Беренчел профсоюз оешмасы «Иң яхшы студентлар җәмәгать оешмасы» номинациясендә, ә  Ягъфәрова Энҗе «Иң яхшы волонтер» номинациясендә иң яхшылар исемлегенә керделәр. «Иң яхшы спорт клубы» дип КФУның спорт клубы танылды.euS5b9V9pho