«Ел студенты − 2015»: ни белән шаккаттырмакчылар?

Быел 11 нче тапкыр үткәрелә торган республиканың «Ел студенты» премиясе ни белән тарихка кереп калачак? Быел күпме кеше катнашкан, нинди юнәлешләр бигрәк тә популяр булган? Бу турыда журналистлар белән очрашуда чараны оештыручылар сөйләде.

− 2005 нче елдан башлап тапшырыла торган бу премия бигрәк тә студентларның үзләренә кирәк. Чөнки биредә иң яхшы студентлар билгеләнә, нәтиҗәләр ясала, − диде бу чараның мөһимлеген билгеләп ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

“Ел студенты” премиясенең популярлыгы һәм абруе турында уйлансаң − саннарга кара. Быелгы премиядә катнашырга теләк белдереп барлыгы Татарстанның 18 шәһәреннән 476 гариза алынган. Бу − Казан, Яр Чаллы, Арча, Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре. Урта һөнәри белем бирү оешмалары да активлашкан. Алардан 100дән артык гариза кабул ителгән. 11 нче “Ел студенты” үз эченә 19 номинацияне ала. Шулар арасыннан иң популярлары булып традицион рәвештә “Ел интеллекты” (69 гариза), “Елның иҗади шәхесе” (51), “Ел спортсмены” (47), “Ел җәмәгать активисты” (43) номинацияләре кала. Сүз уңаеннан быел оештыручылар “Ел ВУЗы”н билгеләмәскә булган аның урынына “Ел волонтеры” номинациясе барлыкка килгән.

Премиядәге үзгәреш−яңалыклар белән Студентлар лигасы Президенты Элькин Искәндәров та таныштырып үтте.

− Бу премия традицияләргә бай, − дип сүзен башлады ул. − Ул бер генә көн уздырылмый. Барлык оештыру эшләре, аны игълан итүдән алып бүләкләү тантанасын үткәргәнче 4 ай үтә. Быел гариза бирүчеләрнең саны рекордлы − 500гә якын. Бу бик сөенечле, әлбәттә.

125

Премиягә килеп кушылган яңалыкларга килгәндә, быел анда катнашучылар жюри әгъзаларына борчыган сорауларын турыдан−туры җиткерә алган һәм эшләрен бәяләү серләренә төшенгән. Ә менә 25 нче гыйнварда “Пирамида” сәхнәсендә узачак бүләкләү тантанасында яңалыклар булмас, әмма һәрвакытта да күңелле булачак, дип белдерде тантана режиссеры Михаил Волконадский.

“Ел студенты” бәйгесе анда катнашучылар өчен нәрсә бирә дигән сорауга “Ел студенты − 2015” премиясе башкарма директоры Элина Фирсова: “Студентларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булса, вузларга үз студентлары өчен горурлык,” − дип белдерде. Җиңүчеләр статуэтка, “Ел студенты” шарфы һәм кыйммәтле призлар, гадәттә, инглиз теле курсларына бушлай сертификат белән бүләкләнәчәк. Ә төп исемне яулаучы − “Ел студенты”на чит ил югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге тудырыла. Алдагы елларда бу исемне яулаган КФУ студенты Марсель Нигъмәтҗанов Лондон һәм Берлин Европа бизнес мәктәбендә белем алса, Илдар Хөҗҗәтов Сколково университетында укый, ә былтыргы премия иясе, шулай ук КФУ студенты Адина Кульмасова Испаниядә белем алырга китәргә әзерләнә.

Ел саен бәйге “ТР Студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Лига Президенты Элькин Искәндәров чараны үткәрү өчен быел барлыгы 2 млн. 600 мең сум акча тотылды диде.

2015 нче елның “Ел студенты” кем булыр − монысын 25 нче гыйнварда беләчәкбез. Бүләкләү тантанасын интернет челтәрендә, Youtube каналында да карап булачак. Моннан тыш телетапшыру итеп эшләү дә күзаллана.

Безне студентлар дөньясы арасында елның төп вакыйгасы саналырга хокуклы бу премиядә күпме КФУ студенты катнашуы кызыксындырды. Бу сорауны КФУның Иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Яруллинага бирдек:

− Былтыр “КФУ ел студенты” исеменә 214 кеше дәгъва белдергән булса, быел аларның саны 267 иде. Бу күрсәткечнең артуы сөенечле, әлбәттә. Студентлар арасында катнашырга теләк белдерүчеләр күп, бәйге популяр. 30га якын кеше финалга чыкты.

Быел университетыбыз диварларында үткән “КФУ Ел студенты” гран−при примиясенә Идарә, икътисад һәм финанслар институтыннан Анастасия Резчикова лаек дип табылган иде.

Без исә шунысын искәртәбез: “Ел студенты” белән генә университетыбызда кызыклы вакыйгалар һәм бәйгеләр тәмамланмый, агымдагы елга нәтиҗәләр ясалмый. Тиздән КФУда “Иң яхшы төркем”, “Иң яхшы куратор”, “Иң яхшы староста” бәйгеләренә старт биреләчәк. Бу конкурслар КФУ өчен уникаль булып тора.  КФУның Иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге барлык төркемнәрнең дә активлык күрсәтүен сорый. Ел саен җиңүчеләр Санкт−Петербург шәһәренә һәм Россиянең алтын боҗрасы буйлап сәяхәткә юллама белән бүләкләнә. Рәхим итегез, дуслар!

Раил Садретдинов