Ел студенты Камол Бабахоновтан чын үзбәк пылавы рецепты

Камол Бабахонов — быелгы «Ел студенты» премиясенең гран-при иясе. Казан федераль университеты магистры, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының профоргы. Кояшлы Үзбәкстаннан килеп, Казанда үзен тапкан, актив студент тормышы алып барган талибларның берсе ул. Республикабызның төп студентлар бүләген алуы белән котлап, әңгәмә корырга булдык. 

— Камол, моннан 5 ел элек, Казанга килеп республикабызның «Ел студенты» булып танылырмын дип уйлый идеңме? Хыяллана идеңме? 

— Юк, хәтта Казанга укырга килермен дә дип тә уйламаган идем. Ташкентта урнашкан «Россия фән һәм мәдәният үзәге»ндә укып, белем алдым. Анда 1 ел шөгыльләндем. Россия тарихын, рус теле һәм әдәбиятын өйрәндем, имтиханнар тапшырдым. Шуннан Казанга килергә булдым. Казан, Казан федераль университеты турында бездә беләләр. Мин дә Казан университеты, мондагы студентлар тормышы торыр җир, фән үсеше белән танышып, кызыксынып монда килергә булдым. Әти-әнием башта җибәрергә теләмәгәннәр иде. Ләкин аннан соң хупладылар. 5 ел элек Казанга килеп бу кадәр конкурсларда катнашырмын, җиңермен дип уйламаган идем. «Ел студенты» премиясе минем өчен зур җиңү, ачыш булды. 

— Син сәхнәдә басып торасың. Нинди кичерешләр, хисләр булды?

— Беренчедән, шок булды. Беренче биш минут бар нәрсә дә онытылды. Күз алдымда кешеләр һәм Рөстәм Нургалиевич минем исемем язылган шарфны тотып тора. Төш күрәм дип торам. Янымда басып торучыларга мине чеметегез әле дип әйтәсем килде. Ләкин барысы да басып алкышлый башлагач, хушыма килеп, статуэтканы кулыма алдым һәм рәхмәт сүзләрен әйттем.

— Камол, Ел студенты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Минемчә, ел студенты иң беренче чиратта күпкырлы адәм булырга тиеш. Икенчедән, үз өстеңдә һәрдаим эшләргә кирәк. Ул һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә, эзләнүдә булырга тиеш. Туктап калу — иң начары.

— Сиңа уку өчен Мәскәү, Санкт-Петербург университетлары да ачык булган. Ә син Казанны сайлагансың. Ни өчен?

— Башта әти-әнием дә минем Мәскәү яки Питерга китүемне теләгәннәр иде. Әмма алар бик зур шәһәрләр һәм анда тормыш зур тизлектә бара. Минем өчен Казан — яшәү өчен кулай шәһәр. Студентлар тормышы, яшәү шартлары — һәммәсе туры килә. МДУ һәм СпБГУның тулай тораклары Универсиада авылы белән чагыштырырлык түгел. Аннан соң менталитет охшашлыгы да Казанны сайлавымда зур роль уйнады. Күп милләтләр бергә дус-тату яшиләр.

— Адаптация вакыты ничек узды?

— Минем өчен яраклашу кыен булмады, чөнки дусларым, төркемдәшләрем — һәммәсе дә ачык йөзле, яхшы ниятле кешеләр иде. Шуңа күрә уртак телне тиз таптык.

— Казанда университетлар шулай ук күп. Казан федераль университетында да бик күп институтлар, факультетлар бар. Ни өчен шулар арасыннан Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтын сайладың?

— Сәясәт, сәяси фәннәр миңа кечкенәдән кызык иде. 9 ел пианинода өйрәндем. Физика фәнен тирәнтен өйрәнүче лицейда укыдым. Хәзер инде үземне политологиядә сынап карарга булдым. Әйткәнемчә, адәм күпкырлы булырга тиеш. Политологиянең минем өчен ярдәме бик зур.

— Бүген музыкаль сәләтеңне үстерергә теләгең бармы?

— Өйдә синтезаторым бар. Музыкаль төркем белән репетицияләр ясыйбыз. Элек һәрдаим рестораннарда уйный идек. Студентлар язы, Беренче курслар көне бәйрәмендә чыгыш ясаган булды.

— Мәгълүм ки, Казанда Үзбәкстан вәкиллеге бар. Гомумән, республикабызда үзбәкләр үзләрен яхшы хис итәләр дип беләм. Ватандашларың белән аралашасыңмы, алар белән элемтәләрне ничек саклыйсыз?

— Әйе, еш аралашабыз, күрешеп торабыз, һәрдаим диалогта без. Халыклар дуслыгы йортында үзбәкләрнең Милли-мәдәни автономиясе бар. Шунда яңалыклар белән бүлешәбез. Әлбәттә, туган җирне сагыну бездә дә бар. Ләкин Халыклар йортында тудырылган мохит шул сагынуны баса.

— Син бүген Татарстан Республикасы Студентлар лигасы оешмасының вице-президенты. Аларны ничек эзләп таптың?

— Студентлар лигасы — зур оешма. Мин студент тормышым дәвамында алар һәрвакыт янымда булды. Аларның һәр үткәргән чарасында катнашып килдем. Мин өченче курста укыганда Студентлар лигасы президенты үзгәрде. Минем якын, яхшы дустым Руфат Кыямов Президент булды һәм ул миңа бирегә килергә тәкъдим итте. Мин сайлау алды чыгышы әзерләдем һәм Студентлар лигасы советы мине сайлап, вице-президент итеп билгеләде.

— Студентлар лигасы — республикабыздагы барлык студентлар өчен бер үзәк. Ярдәм кирәксә, алар үзләре дә Студентлар лигасына еш мөрәҗәгать итә алалар. Бүген республика студентларын иң борчыган мәсьәлә нәрсә?

— Транспортта түләү. Мәгълүм ки, 2019 ел башында студентлар хөкүмәттән студентлар өчен проезднойны гамәлгә кертүне сорады. Без транспорт грантын 2 мәртәбә арттырдык. Элек ул 30 миллион булса, хәзер 60 миллион. Мәсьәләне шулай чиштек. Аннан соң студентларны экологик проблема, мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемасы борчый.

— Ә чит илдән килүче студентларны кайсы мәсьәлә күбрәк борчый?

— Күпмедер дәрәҗәдә бар. Алар документлар, кәгазь эше, бюрократия белән изаланалар. Казанда, Татарстанда милләтара, динара мөнәсәбәтләрдә, аралашуда кыенлыклар тумый. Фәкать телне өйрәнергә кирәк.

— Син чынлап та университет тормышында, төрле чараларда бик актив катнашасың, һәр җирдә өлгер. Мондый сыйфат гаилә тәрбиясеме?

— Мин гаиләдә икенче бала. Абыем һәм сеңлем бар. Балачактан әти-әнием миңа шундый тәрбия бирделәр. Һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, якын-тирәдәгеләргә битараф булмаска, ярдәм итәргә өйрәттеләр. Миндә булган сыйфатлар аларның тырышлыгы. Сеңлем хәзер КФУда Фундаменталь медицина һәм биология институтында укый.

— Аның монда килүенә син сәбәпче булдыңмы?

— Әйе, минем студент тормышымны күреп, өйдәгеләр, сеңлем Казан федераль университетын сайлады.

— Алдагы планнарың? Кайсы университетка укырга барасыңны беләсеңме әле?

— Әлегә юк. Магистратураны тәмамлыйсым бар. Аннан соң аспирантурага керермен дип уйлыйм. Шуннан соң чит илгә укырга барып кайтсаң да ярый.

— Студентлар лигасында калып, шул ук эшчәнлекне дәвам итәчәксеңме?

— Планнар күп. Безнең төп максат — студентларның үзләрен яхшы хис итүе, үз көчен, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтү.

— «Ел студенты» премиясендә катнашырга теләк белдерүчеләргә ниләр киңәш итәр идең? Җиңү өчен нишләргә кирәк?

— Иң беренче чиратта үз-үзеңә ышанырга кирәк. Беркайчан да икеләнергә ярамый, һәрвакыт алга барырга. Икенчедән, һәрдаим эзләнүдә булырга кирәк. Хәзерге тормыш, дөнья бик тиз үзгәрә. Өченчедән, һичкайчан оялу кирәкмәс. Нәрсә белән шөгыльләнүең турында һәрдаим сөйләргә, җиткерергә кирәк.

— Татарстанда каласыңмы, әллә Үзбәкстанга кайтып китү теләге көчлерәкме?

— Калырга теләк бар, чөнки монда минем студент гаиләм, дусларым, сеңлем һәм иң яраткан эшем бар. Киләсе 10 елда Казанда калырга телим.

— Ел студентының буш вакыты бармы? Ул аларны ничек үткәрә?

— Буш вакытым аз. Күбрәк укыйм, интернетта яңа мәкаләләр, кызыклы фактлар белән танышып барам. Аннан соң буш вакытымны дусларга, сеңлемә багышлыйм.

— Әңгәмәбез үзбәкчә-татарча бара, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Бу синең татар дусларың күп булуыннанмы?

— Минемчә, әйе. Монда килгәндә үк, татарчаны аңлый идем, шуннан соң бу ныгыды гына. Татарча барысын да аңлыйм, үзбәкчә җавап бирәм 🙂

— Син күп еллар Казанда яшәсәң дә, телеңне онытмагансың. Үзбәк яшьләренә мондый куркыныч яныймы?

— Мондый куркыныч бар. Килгән студентлар белән фикер алышканда да күбесе сорый: «Ничек телне саклап калдың?» Минем туган телем — үзбәк теле. Өч яшьтән рус телле балалар бакчасына йөрдем, мәктәптә русча укыдым. Рус теле — минем икенче туган телем. Милли-мәдәни автономиядәге үзбәкләр белән үз телебездә сөйләшәбез. Бу безнең мәдәният, башкалардан аерып торган сыйфат. Шуның өчен без үз телебездә һәрдаим төрле чаралар, концертлар, әдәби кичәләр үткәрәбез. Һәммәсе үзбәк телен онытмаска ярдәм итә. Гаиләдәгеләр белән бары тик үзбәкчә генә аралашабыз. Әле күптән түгел генә әти-әнием Казанны күреп киттеләр. Алар монда булганда дә үзбәкчә генә аралаштык.

—   Ел студентының яратып ашаган ризыклары?

— Аш яратам. Аннан соң әлбәттә үзбәк пылавы.

— Күп кешедән ишеткәнем бар: Казанда чын үзбәк пылавын пешерә белмиләр, имеш.

— Өлешчә килешәм, чөнки монда дөге, ит башка төрле. Һәм бездә пылауны тавык ите белән бөтенләй дә пешермиләр, фәкать сыер ите генә кулланалар. Монда беренче тапкыр тавык итеннән пылау ашадым һәм минем өчен бик гаҗәп иде ул.

— Тәмле пылау килеп чыксын өчен нинди серләре бар?

— Башта майда суганны, аннан соң итне кыздырырга кирәк. Кара төстәге пылау теләсәгез, суганны каралганчы кыздыру сорала. Аннан соң тагын бер сере — зира тәмләткечен куллану, ул пылауга гына хас тәм бирә. Һәм билгеле бер күләмдә генә су салырга кирәк. Су күбрәк булса, ул пылау булмый. Бездә шәүлә дигән аш бар, шул килеп чыга.

— Камол сиңа зур уңышлар, куйган максатларыңа ирешүеңне телибез!

— Рәхмәт, Раил.

P.S. Дуслар, Камол рецепты  буенча әзерләнгән пылау фотоларын безгә дә юллагыз 🙂  Үзебез ашамасак та, сезнең өчен сөенербез. Тәмле булсын!