«Ел студенты»ның «Иң яхшы чит ил студенты» КФУда укый

Казанда югары белем бирү программалары буенча белем алучылар өчен «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2019» республика премиясе финалы узды. Төп приз-гран-прины ТР Президенты Рөстəм Миңнеханов тапшырды. Кыска гына əңгəмəбез əлеге бəйгедə катнашып, «Чит ил ел студенты» номинациясендə җиңү яулаган Дилəрə Дамар белəн булачак.

— Дилəрə, бу чарада ничек катнашырга булдың? 

— Мин беренче курста  җəмəгать эшчəнлеге белəн актив шөгыльлəнə башладым. 2018 елда бик актив булуымны аңлап, уку йортымда «Ел студенты» бəйгесендə катнашырга тəкъдим ясадылар. Минем беркайчан да Татарстан
Республикасының иң яхшы студентлары арасында була алуым турында уйлаганым юк иде. Былтыр мин лауреат кына булдым, лəкин үземə бирешмəскə, икенче елга статуэтканы яуларга сүз бирдем, төшенкелеккə бирелмичə эшемне дəвам иттем. 25 гыйнвар көнне куйган максатыма ирешүемə бик шат һəм бəхетле булдым!

— Бəйгедə булган сайлап алу критерийлары нинди?

— Беренче этапта үзең турында мəгълүматлар туплап портфолио җибəрергə кирəк. Икенче этапта исə үзеңне һəм үз эшеңне тəкъдим итү, күрсəтү. Сайлап алуның төп критериясенə килсəк, ул — үз институтыңда, үз халкыңның диаспорасы белән эшләү, чит ил студентларын
адаптациялəү, шəхси проектынңны булдырып яклау, презентациянең оригиналь булуы.

— Конкурска əзерлəнгəндə нәрсә көч бирде? Тормыш энергиясе идеме ул яки үз эшеңə мəхəббəтме?

— Үз-үземне, күпмедер вакыт эчендə ирешкəн барлык максатларымны күрсəтү телəге. Шулай ук минем үз илемне, үз халкымны лаеклы дəрəҗəдə тəкъдим итəсем килде.

— Дилəрə, əлеге җиңүең үз-үзеңне тормышка ашыруга нинди йогынты ясар дип уйлыйсың?

— Бу җиңү миңа алга таба үземне үстерүгə зур стимул булыр дип уйлыйм.

— Килəчəктə үзеңне кем итеп күрəсең? 

— Икътисад институтында укуыма карамастан, мин иҗади кеше дə. Җырларга, төрле концертларда чыгыш ясарга яратам. Шулай ук миллəтара мөнəсəбəтлəр, иҗтимагый тормыш белəн бəйле проектларда эшлим. Əгəр дə инде тормышымны тулысынча миллəтара мөнəсəбəтлəр, сəясəт белəн бəйлəсəм, бəлки депутат та булып куярмын (көлə).

Гөлсинә ШИҺАПОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.