«Ел студенты» премиясе лауреатларының яртысы — КФУ студентлары

Татарстанда  «Ел студенты — 2018» республика премиясенең җиңүчеләре билгеле булды. Чара быел 14 нче тапкыр үтте. 

Хәер, университетыбызның үзендә дә иң-иңнәрне ачыклый торган «Ел студенты» конкурсы бар. Ул һәр елны вуз студентлары арасында популяррак була бара. Университет эчендәге конкурстагы юшгары конкуренция һәм шулай ук вуз админстрациясенең ярдәме КФУны республика күләмендә үткәрелә торган «Ел студенты» премиясендә нәтиҗәле һәм эффектив тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Быел премия 18 номинациядә тапшырылды. Алар арасында иң мөһиме һәм абруйлысы, әлбәттә, «Татарстанның ел студенты — 2018» премиясенең гран-прие. КФУ бу юлы да үзен яхшы тәкъдим итте. Безнең нәтиҗәләр сөендерерлек: 8 җиңүче, 16 лауреат һәм бер махсус бүләк.

Барлыгы финалда 63 конкурсант катнашты. Алар кыйммәтле бүләкләргә һәм акчалата премиягә ия булдылар. Премия финалистларының яртысы — Казан федераль университеты вәкилләре. Быел премиядә катнашырга теләк белдереп республика вузларыннан 296 гариза кабул ителгән. Казан университеты тарафыннан 149 гариза тапшырылган була. Шуларның 25се финалга чыга.

Премия тапшыру тантанасында мөхтәрәм кунаклар — күренекле сәясәт, җәмәгать, мәдәният-сәнгать  эшлеклеләре һ.б. катнаша. Алар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, депутатлар, министрлар һ.б. катнаша.

Җиңүчеләр белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин.