«Ел студенты» республика премиясе башлана

15 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Ел студенты» һәр елны үткәрелә торган премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. 

Конкурс 18 номинациядә оештырыла.  2019 елда премия  югары нәтиҗәләр күрсәткән аерым студентларга яки студентлар коллективларына биреләчәк.  Студент тормышының барлык юнәлешләрендә уңышка ирешкән студентка, гадәттәгечә, төп номинация — «Ел студенты» Гран-прие биреләчәк.

 

Конкурсантлардан гаризалар 15 ноябрьгә кадәр studgrant.ru сайтында электрон рәвештә кабул ителә. 29 ноябрьгә кадәр экспертлар гаризаларга читтән торып бәя бирәчәк, ә 2 декабрьдән катнашучыларның ачык презентацияләре башланачак.

«Ел студенты» конкурсы 2020 елның 25 гыйнварында, Россия студентлары көнендә төгәлләнәчәк. Премиядә җиңүчеләрнең исемнәрен студентлар, оешма, предприятие һәм хакимият органнары җитәкчеләре катнашында узачак тантаналы чарада тәкъдим ителә.