Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында мәгариф хезмәткәрләренең бәйгесе даими уздырылып тора. Аның төп максаты – педагог-новаторларның педагогик эшчәнлеген пропагандалау һәм, әлбәттә инде, мәгариф оешмаларында гамәлгә кую. Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, мәгариф системасында зур тәҗрибә туплаган педагог-новатор Радик Риф улы Хәбиров белән булачак укытучы-студентлар белән очрашу да нәкъ менә шул җәһәттән оештырылды да инде. Ә аның нигезе булып “Булачак педагог-студентлар клубы” тора.
Р.Р. Хәбиров безнең студентларга укытучы профессиянең үзенчәлекләре белән таныштырды, үзенең эшчәнлегендә кулланыла торган инновацион проектларга тукталды.
“Ел укытучысы-2018” Бөтенроссия бәйгесендә катнашуның үзенчәлекләре турындагы чыгыш та КФУ студентларына кызыклы булды.
Әнә шулай итеп “Булачак педагог студентлар клубы”ның чираттагы утырышы нәтиҗәле узды.