“Электричкасы да Рәфидә өчен йөри”

Гадәттә студентның беренче елы — ияләшү чоры була. Авыл балалары өчен бигрәк тә. Шәһәрдә үзеңне табар өчен күп вакыт сарыф ителә. Ә менә КФУ Журналистика югары мәктәбенең 1нче курсында укучы Рәфидә нинди дөньяда кайнавын бик яхшы белә. Ул үзенең нинди актив кыз икәнен инстаграм битләрендә үк белгертеп бара. Студентның кызыклы, мәгънәле постларын укыйсы килеп тора.

— Ни өчен журналистикага керергә булдың? Нәрсәсе белән кызыксындырды сине әлеге һөнәр?

— Журналистикага очраклы килеп кермәдем, гомумән, кечкенәдән үк язарга яраткач, бүтән өлкә турында башыма да китермәдем. Башлангыч сыйныфта “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрмәгән булсам, язуымны дәвам итмәгән булыр идем. Әнием тәрҗемәче булуымны теләсә, әтием үз юлым белән китүемне хуп күрде. Мин үзем дә үкенмим, чөнки ул нәкъ мин хыялланган өлкә. Шулай булгач, максатыма ирештем дип әйтә алам. Журналистиканың иң ошаган ягы — яңалыкка омтылу һәм вакыт тыгызлыгы. Буш вакытымда нишләргә дә белмичә йөрим, ә журналист булгач, гел нидер эзләнәсең, табасың һәм язасың.

— Әниең синең тәрҗемәче булуыңны теләгән. Ул хәзер синең журналист һөнәренә укуыңа каршы түгелме?

— Тәрҗемәче дә булыр идем мин. Әни миңа гел әйтә килде: “Кызым, тәрҗемәче бул инде”, — дип. Журналистика — кайнар нокта бит ул. Бердәнбер әти миңа: “Кызым, кайда телисең шунда барасың. Син үз юлың белән барырга тиеш”, — диде. Әни хәзер дә, дөресен генә әйткәндә, һөнәремне аңламый. Ул гел курка. Әни кеше куркырга тиештер дә инде ул. Ләкин миңа әлеге өлкә кызык, минем шул тормышта кайныйсым килә. Тик мин ышанам, әни мине киләчәктә аңлар. Ул да минем горурлана дип уйлыйм.

— Синең бик оста итеп хикәяләр язуыңны беләм. Хикәя бер утыруда язылып бетәме, әллә син аны озаклап уйлап, тирәнтен язасыңмы? Көннең кайсы вакытында күбрәк языла? Күңелеңә нинди темалар якын?

— Хикәяләрне бер утыруда язам дип әйтә алам. Илһам икенче көнне бөтенләй башка әсәр буенча килә. Кайбер әсәрләр минем шулай иртәгә язармын дип әрәм калдылар. Без авылда театр куйдык та, шуннан соң пьеса язарга утырган идем мин. Менә ул минем ике-өч көн язылгандыр дип хәтерлим. Мин аны бер генә көн яза аламадым. Күз алдыма китереп йөрдем. Хикәяләрнең әрәм ятуына килгәндә, мин башта беркемгә дә укытмый саклап кына йөртә идем. Качып, укытучыларга әйтмичә генә, бәйгеләрне табып, танышып, ничек җибәрәсе дип, кешеләрдән сорап катнаша, әнине җитәкче итеп яза идем, чөнки укытучылар үзләренчә үзгәртә иде. Бу аларга үпкәләү дә түгел, ләкин мин фикеремне, төп идеямны үзгәртүләрен яратмыйм.

— Ә шигырьләр язасыңмы?

— Шигырьләрне үлеп гашыйк булганда язам.

— Моңа хәтле нинди конкурсларда катнаша идең?

— Балачагымны яза башлаган вакытымнан ук хәтерлим. Шуңа күрә әдәби бәйгеләрдә еш катнашырга туры килде. Башлангыч сыйныфта укытучылар катнаштырса, югары сыйныфта үзем эзләнә башладым. Чөнки өем-өем яткан әсәрләрнең әрәм ятуын теләми идем. Конкурсларга килгәндә: “Серле каләм”, “Алтын каләм”, “Каурый каләм”, “Илһам”, “Үз юлым”, “Глаголица”, “Иделем акчарлагы” истә калган.

— Әсәрләрнең әрәм ятуын теләми идем дисең. Димәк, китаплар укырга яратасың. Күңелең нинди әсәрләргә гашыйк? Кайсы авторларны бер утыруда укып бетерә алыр идең?

— Китапларга килгәндә , мин Мөхәммәт Мәһдиев, Флүс Латыйфины һәм Габдрахман Әпсәләмовны бик яратып укыйм. Шулай ук Мөдәррис Әгъләмне һәм Рәдиф Гаташны үз итәм. Аларны укып мин үземнең илһам капчыгымны баетам.

— Ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?

— Язудан кала, фотога төшерергә һәм төшәргә бик нык яратам. Күбрәк балаларны һәм табигатьне төшерәм.

— Әгәр дә синең инстаграм битеңдә төшерергә яратуыңны күреп, үзләрен төшерергә заказ бирсәләр, ризалашыр идеңме?

— Мин хәзерге көндә “Кәрәз клуб” татар фотомәктәбенә йөрим. Шунда тәҗрибәмне туплагач, ризалаша алырмын дип уйлыйм. Ә әлегә авыл балаларын төшереп йөрим. Чөнки аларга нишләсәләр дә килешә.

— Син 1нче курсны тәмамлыйсың. Студент тормышы ничегрәк сиңа?

— Студент тормышына ияләнеп беттем димәс идем. Чөнки авыл баласы бик авырдан ияләшәдер аңа. Шәхсән үзем атна ахыры җиттеме, электричкага чабам. Тулай торакта яшәве никадәр күңелле булса да, мин әле дә авыл кызы. Шулай да уңай ягы – мөстәкыйльлек. Студент булып йөрүемнән алып, мөстәкыйль тормышка ияләнә башладым. Беркайчан да үземне Казан буйлап иркен йөрермен дип күз алдыма китерми идем. Гомумән, минем өчен чит дөнья булган шәһәр – икенче өемә әйләнә башлады. Мин берәр нәрсә исемә төшсә авылга кайтып китәм. Әти гел кайткач әйтә: “Аның электричкасы да Рәфидә өчен йөреп тора”, — ди.

— Син тулай торакта торасың. Ниләр әйтә алыр идең син бу турыда? Ошыймы сиңа анда тору? Нинди кызыклы мизгелләр белән күзгә-күз очраштың?

— Әйе, мин тулай торакта торам. Дөресен генә әйткәндә, ул мин уйлаганча килеп чыкмады. Универсиада авылында шартлар шундый яхшы булгач, мин зарлана да алмыйм, ләкин аның уңайсызрак яклары да бар. Безнең ашамлыкларны алалар. Авылдан атна буена җитәрлек ашамлыклар, әни пешергән өчпочмакларны алып киләсең. Кич белән арып-талып укудан кайтып суыткычны ачсаң, анда инде ашамлык юк. Бер караганда кызык та. Качышлы уйнау кебек. Кемнеке икәнне, кем алганны белмисең аны.

— Инстаграмдагы битеңне көн саен тулыландырып барасың. Илһам гел килеп торамы? Ничек барсына да өлгерәсең? Нинди чараларда катнаштың?

— Инстаграм ул минем якын дустым дияр идем. Чөнки секунд эчендә килгән илһамны ул гына эләктереп ала. Күбрәк электричкада барганда язам. Ә чараларга килгәндә, әдәби чараларга ешрак йөрим. Журналист буларак барган чараларга караганда, кызыксынып кына барганнары күбрәк. Шулардан кайткач, туган уйлар үзләреннән үзләре инстаграм битемә төшә баралар. Тик мин язасы фикеремне төгәлләп бетермим. Бу илһам китү белән бәйле түгел, ә укучы үзе тулыландырып торырга тиеш дип саныйм. Минем үз фикерем, аларның – үз фикере.

— Син бик татар җанлы кыз икәнсең. Инстаграмда туры эфирларга әбиең белән дә чыккалыйсың. Татар теленә мәхәббәтне синдә әбиең тәрбияләгәндер, мөгаен?!

— Миңа әбиемнән татар теленә генә түгел, ә әдәбиятка карата да мәхәббәт күчкән. Ул да язарга, җырларга ярата. Бәлки шуңа күрә мин татар җырларына гашыйкмындыр. Туры эфирга әбием белән чыгу икеләтә рәхәт һәм күңелле, чөнки ул җор теллелеге белән үзенә карата белә. Күп вакыт әбием белән керүемне сорап, хатлар килә. Бу минем өчен горурлык!

— Алга таба нинди планнар белән янасың? Нинди зур хыялларны тормышка ашырыр идең?

— Мин бик хыялый кыз. Иң зур хыялым – Лондонга бару. Әлегә шул хыялымны ашырыр өчен, укуымны тәмамлауны һәм инглиз телен өйрәнүне максат итеп куйдым.

— Нигә нәкъ менә Лондон? Нәрсәсе белән җәлеп итә ул сине? Инглиз теле белән дусмы син?

— Тулай торакта Бениннан бер таныш егет бар. Инглиз телен яхшырак өйрәнү өчен, аның белән аралашам. Чөнки Лондон ул минем башлангыч сыйныфтан бирле хыяланган сәфәрем. Белмим менә ни өчен шулайдыр.Ул миңа нигәдер ошый. Минем авылда инглиз телен укыткан укытучым инглиз теленә мәхәббәт уятты. Әгәр дә ул булмаса, мин инглиз телен, гомумән, яратмас идем. Лондонны максат итеп кую инглиз теленә карашымны икеләтә үзгәртте.

Альмира Мәүлетова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.