Елмаюлар патшалыгында

Гыйнвар ахырында Елмаюлар патшалыгына сәяхәт кылырга насыйп булды. Таиланд халкы үз илен шулай матур итеп атый икән. Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан ил, халкының яшәеше, тормышка карашы миңа бөтенләй башка бер дөнья ачып җибәрде. Хәер, барысы турында да аз-азлап булса да сөйлисем килә.

Утрауга килеп төшкән иртә кояшлы иде, каршылаучы гид: «Кармагыз яхшы икән», – дип елмайды. Бу илдә кармага, рухларга, кешенең эчке рухына бик зур игътибар бирәләр. Самолеттан соң тау юлының борылмалары башларны әйләндереп Кырымны хәтерләтте, тирә-юньдәге яшеллек күзне сөендерде, һаваның җылылыгы иркәләп күңелләрне эретте. Ә диңгез… Андаман диңгезе безгә үзенең җете төсләре белән юл буе мактанды.

Таиланд иле мине филләр белән күрештерде. Бу искиткеч ягымлы, акыллы, дәү хайваннар тормышы да бик үзенчәлекле булып чыкты. Филләр 3 яшьләренә хәтле әниләре белән яши, аларны аерырга ярамый икән. Гид безгә әнисе үлеп киткән 2 яшьлек фил баласы турында сөйләде: «Ул гел елап ята, биргән күчтәнәчне дә алмый иде». Автобус белән кызганып куйдык. Гадәттә, фил баласына 3 яшь тулгач, аны әнисеннән аералар һәм аңа чабан билгеләнә. Фил бары тик хуҗасын гына тыңлый. Әгәр хуҗасы филдән иртәрәк үлеп китсә, фил кайгыдан ашаудан туктый һәм үзе дә дөнья белән хушлаша икән. Филләрнең гомер озынлыгы 70 ел тирәсе, шуңа чабаннар һәм аларның филләре гомер буена аерылгысыз бергә яши. Без утырып йөргән фил Додо исемле булып чыкты, аңа 17 яшь икән. Ул безгә хәтта чәчәк бүләк итте, мәрхәмәтле җан…

Джунгли, «мөгезләре» өскә караган яңа туган ай, бүлмәгә кунакка керүче кечкенә гекконнар – безнең як халкы өчен, әлбәттә, бик сәер, хәтта өркетерлек күренешләр. Беренче күргәч, куркудан әтине уятып: «Кара әле!» – дип диварга кул белән генә төртә алдым. Әти, сыңар күзен ачып карады да: «Кәлтә ул!» – дип икенче ягына борылып йоклавын дәвам итте. «Кәлтә икәнен үзем дә күрәм, ничек урамга чыгарып җибәрергә» дип мыгырданып, отельдә Wi-Fi булуына шатланып, Интернетка кереп киттем. Менә бит, белемнәремне арттырдым: кәлтә түгел икән, геккон, җирле халык аларны «чиньчок» дип атый. Файдалы җәнлек – черки, вак чебеннәрне ашый. Иң мөһиме – ЗЫЯНСЫЗ. …Караватымны шыгыр-шыгыр китереп бүлмә уртасынарак күчердем һәм шөбһәле йокыга талдым. Берничә көн эчендә гекконнар өч башка әйләнделәр, без дә ияләштек. Иң кызыгы: бу нәниләр үзенчәлекле тавыш та чыгаралар икән.

 

Хайваннар дөньясы Таиландта бик бай булып чыкты. Песиләр урамнарда сирәк күренсә, эттән дә күбрәк хайван юк иде. Иң эч пошырганы: пляжда, ресторанда (!) этләр йөри. Хуҗасыз этләр. Алар син ашап утырган өстәл астына кереп ятарга да күп сорамый. Ашарга сорамыйлар, әмма аяк яныңа өстәл биеклеге эт килеп ятса, минем ише эттән куркучы кешенең ашауда гаме каламыни?..

 

Крокодил, елан фермалары үз тауарларын үткәрер өчен тамаша оештыралар. Дөресен әйткәндә, хайваннар белән эшләүчеләр тамаша хакына гомерләрен куркыныч астына куялар.

Утраудан материкка да чыктык без. «Таиланд энҗесе» дип аталган Чео Лан исемле ясалма күлгә бардык. Искиткеч матур урын; күл – минем яшьтәшем булып чыкты. Кхао Сок паркы шушы күл, борынгы тропик урманнары белән атаклы, без аның таулары итәгендә төн кундык. Тау итәгендә үткән төндә күктә биешкән йолдызларның яктысы, йолдызлардан тезелгән бизәкләр күңелемдә аерым бер матур хатирә булып яши.

Салда йөзү, көймәдә йөрү, бамбук эчендә учакта кайнатылган чәй эчү, мәгарәләр эченә көймә белән һәм җәяү сәяхәт итү, читтән буддист монахларны күзәтү – бу көннәрдә барысын да булдырдык. Бердәнбер башкара алмаган гамәлебез калды: маймыллар белән очрашмадык. Тау битендә йоклыйсы төнне гидлар кисәтеп тә куйган иде: «Иртән тәрәзә шакысалар – курыкмагыз, маймыл булырга мөмкин». Шакымадылар… Хәерлегә булгандыр, тәрәзәмә иртүк маймыл шакыса, йортның тәрәзәгә каршы диварында яңа ишек ясамамын дип вәгъдә бирмәс идем… Куркудан инде, юри түгел…

Минем өчен тәүлеккә 2 тапкыр суның океанга чигенүе һәм кире кайтуы бүгенгәчә иң истәлекле ачышларның берсе булды. Андаман диңгезе – ачык диңгез, ул Һинд океанына керә, шуңа күрә су килү-китү күренеше монда бик сизелә. Иртән, су ярга кайта гына башлаган чакта, дымлы комда кеп-кечкенә краблар чабыша. Фотога төшерим дип артларыннан шактый йөрдем. Гәүдәсе 2 сумлык акчадан да кечкенәрәк булган җанвар берничә секунд эчендә әллә никадәр метр чаба ала дип башка да кергәне юк иде…

Таиланд кешеләренең патшаларына, диннәренә карашлары зур хөрмәт уятты. Узган елның октябрь аенда 89нчы яшендә патшалары Пхумипон Адульядет (Рама IX) үлгән. Бүгенгәчә бөтен җирдә аның матәм ленталары белән бизәлгән потретлары тора, телевизордан җирле каналлар аның тормышы турында әледән-әле клиплар күрсәтеп тора. Матәм 1 ел дәвам итә диделәр. Рама IХ – халык тарафыннан искиткеч хөрмәт казанган шәхес. Халыкның мондый мөнәсәбәте тулаем патша гаиләсенә юнәлдерелгән. 66 елдан артык тәхеттә утырган патша һәм аның хатыны Сирикит (хәзерге вакытта – тол патшабикә) халыкның тормыш хәлен яхшырту, илнең дәрәҗәсен күтәрү өчен тырышканнар. Мәсәлән, ефәк җитештерүне күтәрер өчен патшабикә тарафыннан ел саен махсус акча бүленә, патшабикә үзе дә бәйрәм киемнәрен һәрвакыт җирле ефәктән тектереп кияргә ярата. Туйларга кәләшләр җирле ефәктән тегелгән туй күлмәкләрен кияләр.

Илдә төрле милләт һәм төрле дин тотучылар арасында ызгышлар булгалаган. Патшалар моны хәл итү өчен күп көч куйганнар. Ил башлыгы: «Илнең иминлеге – һәр милләтне, һәр динне тигез күрүдә» – дип саный. Мөселманнар илдә күп түгел. Әмма патша гаиләсе әмере буенча көндезге сәгатьләрдә кибетләрдә хәрәм сату тыела, бу – ислам динендәгеләргә ихтирам йөзеннән.

Илдә эш урыннары булдырыр өчен туризм өлкәсе дә, автомобиль җитештерү тармагы да патша әмере белән үзгәрешләр кичергән. Турист төркемнәрендә таиланд гиды булу мәҗбүри. Янәсе, таиланд гиды безгә үз телендә экскурсия үткәрә, ә рус гиды аны тәрҗемә итә. Чынлыкта бар эшне рус гиды башкара, таиланд гидлары күп очракта кеше санын гына барлап торалар, әмма алар өстенрәк санала… Таиланд халкы безне биткә аермый, төс-кыяфәт буенча без алар өчен бер төсле икән. Хәер, үзләре дә безнең өчен шулай бит.

Автомобильләр илдә читтән кертелгән запчастьлардан җыела. Бу да халыкны эш белән тәэмин итәр өчен кирәк. Читтән кертелгән автомобильләргә бик зур салымнар билгеләнә. Әгәр таиланд кешесе үзенең байлыгын күрсәтәсе килсә, ул: «Минем машинамның җылыткыч пиче бар», – дип әйтергә ярата икән, чөнки үзләрендә җыелган автомобильләргә җылыткыч куелмый.

Таиланд кешеләре беркайчан да үзләренең чын исемнәрен әйтмиләр. Алар исемнәрен явыз рухлар белеп алып зыян салырлар дип куркалар икән. Шуңа эштә, көнкүрештә таиландлылар никнеймнар кулланалар.

Җирле халык үзенең уңышын атнаның кайсы көнендә тууына да бәйли. Атнаның һәр көне аерым төскә ия: якшәмбе – кызыл, дүшәмбе – сары, сишәмбе – алсу, чәршәмбе – төшкә хәтле туучылар өчен куе яшел, кеше төштән соң туса уңышлы төсе – сыек яшел була, пәнҗешәмбе – кызгылт-сары, әфлисун төсе, җомга – зәңгәр, шимбә – шәмәхә.

Иң шаккатырган мәгълүмат булып минем өчен таиландлыларның тормышка «сабай-сабай» карашлары. Бу – эчке дөньяның тыныч һәм рәхәттә коенуын аңлата. Мәсәлән, эшкә соңга калдың – булса соң, яңгыр коендырып китте – бик яхшы, су басты – шәп, кояш пешерә – бәхет. Татарда «сабай-сабай» принцибын дөрес аңлатучы мәкаль бар: «Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын». Бөтен тормышлары шушыңа корылган, әй, җиңел дә яшиләр… Гидлар сөйләве буенча, халык эшләргә яратмый, әмма рәхәт яшәргә тели. Артык хезмәт куймыйча гына яшәү аермачык бер мисалда күренә: халык сыер тотмый диярлек, соя сөтен эчәләр, кибетләрдә соя сөте генә сатыла, ә сырның бәясе бер килограмм өчен берничә меңгә җитә.

Диңгез һәм күл өстендә очкан күбәләкләр минем өчен бер могҗиза булды. Күл уртасында моторлы көймәдә җилдереп барганда яныңда уйнаклап уч төбе кадәрле, лимон яки какао төсендәге күбәләкләр чакрымлап озатып барсын әле?! Пляжда, агачлар арасыннан чыгып, диңгез өстеннән җилпенеп-җилпенеп тә үттеләр алар. Фил белән кечкенә күлдә коенганда һәм шушы матур җан ияләрен күргәч, күңелемне бала чактагыча зур куаныч биләп алган иде…

Истәлек, хатирәләр, кичерешләр бик күп булды. Иле, халкы бик үзенчәлекле, табигате таң калдырырлык . Ләкин күңелгә ят җир. 36 градуслы кояш кызуыннан бераз кар явып торган, -25 градуслы Казаныбызга кайттык. Сагындырган. Иллюминатордан Казахстан тирәләрендә үк кар күренгәли башлагач, пассажирлар җанланып киткән, шатланышып җылы киемнәрен чыгара башлаганнар иде.

Аэропортта багажны алганда кайбер пассажирларның җимешләр салынган тартмалары, пластик кәрҗиннәре таланган булып чыкты. Халыкның кәефе кырылды, үзебезнеке дә буш чыгар инде дип көттек, тимәгәннәр. Әмма бөтенесе нәфрәтләнде: «Каракларның тамагына утырсын!», – диделәр. Бик усал, гөнаһлы теләк инде. Әмма гамәленә тиңдер… Илебезнең йөзен шуннан ук таный башладык. Шулай да матурлыкны күреп, еш елмаерга өйрәнгәч, үзеңә дә бераз «сабай-сабай» йоккан икән, һаман елмаясың, туган илеңә кайту шатлыгы эчеңә сыймый, ә төшләреңә Додо, күңелле күбәләкләр, төннәрен суы киткәндә әкиятләрен хисләнеп сөйләүче диңгез-океан, төннәрен чыш-пыш серләшүче нәни гекконнар керә.

Алсу Газтдинова, автор фотолары.