Эльвина Әхмәтшина: “Салават Фәтхетдинов үпкән битне еллар буе юмаска әзер идем”

Бик бәхетле җыры булган кеше,

Моңы булган кеше бу дөньяда.

Җаннарын бер сафландырыр өчен

Коена бит кеше моң-елгада…

Фәнис Яруллин


Җыр-моңга бирелеп, сәхнә түрендә басып торган җырчыга һәркем кызыгадыр, мөгаен. Һәр кеше дә югары яисә түбән ноталарны алып бетерә алмаска мөмкин, ләкин һәркемнең диярлек күңеле җырга тартыла. Җырлый алган кешене бик бәхетле диләр. Мин моның белән тулысынча килешәм. Җырлаган вакытта күңелеңне бушатасың, кирәк вакытта үзеңне кулга аласың. Казан федераль университетының студенты, җырчы кыз Эльвина Әхмәтшина үзе бу хакта нәрсә уйлый икән? Аның белән университетта уку һәм җыр белән шөгыльләнү хакында әңгәмә кордык.

– Эльвина, иң беренче чиратта үзең турында сөйлә әле ?

– Мин тумышым белән Биектау районы Дөбъяз авылыннан. Миңа 21 яшь. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Л.Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында белем алам. Быел 4 нче курсны тәмамладым. Ләкин минем тагын бер ел укыйсым бар.

– Музыкага мәхәббәт кайчан һәм ничек уянды?

– Дөресен әйткәндә, минем бар гаиләм, гаиләнең һәр әгъзасы җырлый белә диярлек. Минем дәү әтием композитор – Фәрит Бариев. Үз вакытында ул мәктәптә музыка дәресен укыткан. Ә дәү әнием аның белән җырлап йөргән. Шулай ук минем әнием дә бик матур җырлый. Апаларым да җыр-моңга гашыйк. Әтием ягыннан да музыка белән кызыксынучылар бар. Хәтерлим, һәр бәйрәм саен күренеп тора торган җиргә басып, җыр җырлый идем. Миңа кечкенәдән җырлаганымны тыңлаулары ошый иде. Булачак вокал укытучым миңа профессиональ рәвештә җыр белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Әтиемне дә мине әлеге түгәрәккә йөртергә күнектерде. Мәктәптә укыган вакытта ук төрле чараларда чыгыш ясарга ярата идем. Хәзер университетта да мин ике коллективта торам. “Мелоди” һәм “ Ал Зәйнәбем” ансамбльләрендә җырлап йөрим. “Мелоди” да без күбрәк эстрада, рус, чил ит җырларын җырлыйбыз. Ә “Ал Зәйнәбем” ансамбле чиста татар җырларын башкарабыз. Татар телендәге халык җырларын төрле заманча вариантларда тәкъдим итү – аның үзенчәлеге. Шул рәвешле без элеккеге, онытыла барган җырларга мәхәббәт уятабыз.

– Музыка уен коралларында уйный беләсеңме?

– Мәктәптә укыганда параллель рәвештә, музыка мәктәбендә мин фортепианога укыдым. Ләкин мин профессиональ рәвештә уйный беләм дип әйтә алмыйм. Мин аны бары үзем өчен генә өйрәндем. Шулай ук гитарада да уйнарга өйрәнәсем килде. Һәм мин өйрәндем. Аннан тыш, мандолинада да уйный беләм. Курайда башкарылган көйләрне яратам. Әмма, әйткәнемчә, аларда профессиональ рәвештә уйный белмим. Кулыма күп музыка уен коралларын тотып карадым, ләкин иң ошаганнары фортепиано һәм гитара иде.

– Син профессиональ вокалист белән шөгыльләндеңме?

– Мин музыка мәктәбенә йөрдем. Анда төрле педагоглар бар иде. Һәрберсеннән мин ниндидер файда алырга тырыштым. Кемнәндер сәхнәдә үземне ничек дөрес тотарга, кемнәндер тыңлаучылар белән ничек аралашырга өйрәндем. Кемдер җырны дөрес сайларга, нинди җырлар миңа туры килүен төгәл аңлатты. Ә хәзер, институтта уку вактында, җыр белән мин тагын да ныклап торып шөгыльләнә башладым. Монда тавыш белән дөрес идарә итәргә өйрәттеләр. Мин аның өчен үземнең укытучым, Эльвира Ришат кызы Закировага бик рәхмәтлемен.

– Син нинди чараларда катнашасың? Шулар арасыннан иң истә калганы? 

– Хәзер алай ук катнашкан юк дисәм дә була. Күбрәк үзем генә банкетларда җырлап йөрим. Мин үземне төрле конкурсларда сынап карарга яратам. Берсендә әнинең эшендә җырларга туры килде. Җырлап кергәч, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов битемнән үбеп алып, уенчык бүләк итте. Мин ул битне еллар буе юмаска әзер идем. Гомумән, һәр чара ниндидер үзенчәлеге белән истә кала. Хәзер без төрле шәһәрләргә йөрибез. Анда төрле милләт кешеләре белән танышабыз. Былтыр без “Ал Зәйнәбем” белән Башкортстанга фестивальгә бардык. Анда бары яхшы кешеләр белән генә аралаштык. Татарстаннан чыгыш ясап, гран-при отарга насыйп булды. Безгә башкалар алдында чыгыш ясау, үз милләтеңне күрсәтү зур горурлык иде.

– Белгәнемчә, син филолог белгечлегенә укыйсың. Синең тормышыңны музыка белән бәйләргә уйлаганың булдымы?

– Минем белгечлегем рус теле һәм чит ил (инглиз теле) укытучысы. Кечкенәдән миңа музыка мәктәбенә укырга керергә тәкъдим иттеләр. Ләкин минем өчен ул хобби гына булып тора. Тормышымны музыка белән бәйләрмен дип күз алдына да китермәдем. Мин беләм, минем кебек җырлаучылар бүгенге көндә бик күп. Аларны кабатлап та йөрисем килми. Хәтерлим, институтка укырга кергәндә музыка белән чит тел өйрәнү факультетын таптым. Әмма керер алдыннан миңа аның ябык булуын хәбәр иттеләр. Шул рәвешле миңа педагогиканы сайларга туры килде.

– Вуз үткәргән чараларда никадәр еш катнашасың? Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Андый чараларда шактый еш катнашырга туры килә. Бигрәк тә музыка белән бәйле булган конкурсларда катнашам. Мәсәлән, «Студентлар язы», «Беренче курслар көне», КФУ ның туган көне һ.б. КФУның башка чараларында да катнашырга теләк белдерәбез. Миңа калса, студентлар өчен чаралар ихласрак, чөнки анда студент үзе катнаша. Нинди генә номерлар күрмисең! Ләкин башка конкурсларда, яшерен түгел, акча һәм “связьлар” өстенлек итә. Ә студентлар өчен махсус үткәрелгән конкурсларда сәләтең булса, лаеклы бәялиләр. Шулай ук андый чараларда тәҗрибәң белән уртаклашасың, яңа дуслар табасың.

– Үзең катнашкан ансамбль составы турында да сөйлә әле…

– “Мелоди” ансамбленә мин беренче курста килеп кердем. Безнең бик текә состав иде. Дөрес, ул ел саен үзгәрә: кемдер институтны тәмамлый, кемдер укый гына башлый һәм безнең янга килә. Шуны әйтергә кирәк, һәр состав үзенчә әйбәт. Һәр кеше әлеге ансамбльгә ниндидер яңалык алып килә. Күп конкурсларны без бергә үттек. Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә дә булып кайттык. Күп кенә йолдызларны күрдек. “Ал Зәйнәбем”гә бераз соңрак, 2 курста килдем. Ул менә чын татарча, ихлас коллектив. Күптән түгел ансамбльдән ике кызыбыз китте, алар урынына башка кызлар килде. Бергә без искиткеч номерлар эшлибез. Мин әлеге коллективта булганыма чиксез шат. Миннән “Студент елларың нәрсә белән истә калды?” дип сорасалар, һичшиксез, әлеге коллективларны сөйлиячәкмен.

– Җырлау – илһам чыганагы дигән фикер белән килешми булмый. Җырлаганда сине нинди эмоцияләр били?

– Җырлаганда җаным белән ял итәм мин. Калган проблемалардан онытылып торам. Сәхнәгә чыкканда ниндидер билгесезлек тә биләп ала үземне. “Тыңлаучылар мине кабул итәрме?” кебек сораулар белән өзгәләнәсең. Үзем генә җырлаганда мәгънәле, озын җырлар җырларга яратам. Тыңлаучы минем белән бераз моңсуланып алганын аерма-ачык сизәм. Җырлаганда, хәтта мин алар белән аралашам. Сәхнәдә төп максатым –хис-кичерешләремне аларга тапшыру.

– Үзеңнең альбомыңны яздыру теләге юкмы?

– Минем Динар Зарипов дигән дустым бар. Ул музыка белән шөгыльләнә. Буш вакытта без каверлар, җырлар яздырабыз. Минем үземнең дә җырларым бар. Ләкин, алар күп түгел. Мин һәрвакыт яңалыкка омтылырга тырышам. Мөгаен, киләчәктә бу хыял чынга ашыр. Дөресен генә әйткәндә, әлегә ниндидер яхшы әйбер әзерләргә илһам юк. Ә мин һәрвакыт сыйфат өчен тырышам.

– Җырлап йөреп укуыңа зыян килмиме? 

– Бу бик авыр әйбер. Күп кенә укытучылар җырлап йөрүне аңламый. Аларның кайберләре институтка уку өчен генә керерегә кирәк дип саный. Аларны мин берникадәр аңлыйм да. Шулай да, укырга да, җырлап йөрергә өлгерәм. Минемчә, һәр кеше белән сөйләшеп, уртак тел табып була. Иң мөһиме – теләк!

Фәнүзә СИРАҖИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар Эльвина Әхмәтшинаның шәхси архивыннан алынды.