Эльвира Николаевна:  «Хәзер сессиягә ноль балл белән дә кереп була»

0R3mJIg-dPUКышкы сессия алдыннан «Хәзер экзаменга бер баллың булмаса да кереп була икән» кебек сүзләр таралды. Әлеге һәм башка кайбер үзгәрешләр турында без бүлегебезнең фән эшләре буенча бүлек мөдире урынбасары Динмөхәммәтова Эльвира Николаевна белән сөйләштек.

— Эльвира Николаевна, баллар куюдагы элеккеге кагыйдәне бетерүгә нәрсә этәргән икән?
— Бүген безнең студентларыбыз тыгыз графикта яши. Параллель рәвештә алар башка җирдә укый, каядыр бара, ниләрдер эшли. Бу студентка имтиханны яхшы билгегә бирү мөмкинлеге тудыру максатыннан эшләнгән әйбер, чөнки билгеле бер сәбәпләр аркасында (гаилә сәбәпләре, авырып китү сәбәпле һ.б) студент, чыннан да, укырга йөри алмаска мөмкин. Кызганыч, кайчакта моны студент ял итәргә форсат дип кабул итә.
— Семестрдагы балл системасын бетерү ул элеккеге системага яңадан кайту түгелме?
— Мин моны элеккеге системага кайту дип тә, яңасын яхшы якка үзгәртү дип тә санамыйм. Әгәр студент билгеле бер җитди сәбәпләр аркасында укырга йөри алмыйча, имтиханга ноль балл белән керсә, бу очракта балл системасын бетерү файдага була, ә инде балл җыю мәҗбүри түгел дип сәбәпсез дәрес калдыручылар өчен ул зыянга.
— Димәк, хәзер баллны сессия чорында да җыеп була?
— Әйе. Моңа кадәр тапшырылмаган эшләрен ул соңыннан тапшыра ала. Ләкин мин моны бик уңайлы димәс идем, чөнки имтиханга әзерләнүгә контроль, курс эшләре дә, реферат та өстәлә.

Зиля Сабитова