Эмиль Талипов: «Татарга укымышлы режиссерлар җитми»

10 нчы декабрь көнне Казан aедераль университетына татар студентлары белән очрашуга килгән кунакны бер укучының да куып җибәрәсе килмәде.

Татар журналистикасы мәктәбенең 2-3 курс студентлары белән очрашуга Камал театры артисты Эмиль Талипов килгән иде. Белгәнебезчә, Эмиль – Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, ә узган елны Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган шәхес. Аның белән әңгәмә кору, артистның тормышы белән якыннан танышу мөмкинлеген студенлар кулдан ычкындырмады.

Иң беренче, артист Татарстанның йөзек кашы булган Камал театры турында сөйләде, монда ничек килеп керүе турында сүз куертты. Баксаң, аның да кайвакыт театр юлыннан тайпыласы килгән чаклары булган икән. «Фәрит Бикчәнтәев җитәкләгән театр түгәрәгенә йөргәндә, зоопаркка бара идек. Аннан кайткач, күргән җәнлекләрне күрсәтергә тиеш идек. Маймыл булып сикереп йөргәч, кайчакта «Нишлим инде мин монда? Нәрсәгә инде бу?» кебегрәк сораулар да килде башка», дип уртаклашты ул.

Ләкин Эмиль Талиповның актерлык юлыннан китүе ялгыш адым булмаган. Бүген тамашачы аны таный, ул уйнаган спектакльләргә сөенеп йөри. Өстәвенә, ничәмә-ничә кызларның йөрәген яулаган артист та бит ул. Ә халык мәхәббәтен ул театрда гына яуламый, аны татар фильмнары – «Дилемма» (режиссер Рамил Төхфәтуллин, 2007), «Ерактагы йолдызым», «Яланаяклы кыз – 2» аша да беләләр. Ләкин артист фильмны бик уңышлы дип санамый икән.

— Мин ул фильмнарны киноспектакль дип кенә атый алыр идем. Алар бит кино түгел, аларны уңышлы дип тә санамыйм. Кино төшерү өчен оста, укыган режиссерлар, яхшы аппаратура кирәк. Төшерү техникасын да өйрәнергә кирәк әле. Урысларның фильмнарына аваздаш “кино” төшерү ул татарның киносы бар дигән сүз түгел. Иң яхшы дип саналган беренче татар фильмы ул – «Беренче театр».

Театр турында сүз куерткач, спектакльләр вакытында булган кызыклы вакыйгаларны да искә төшерми кала алмады.

«Берсендә спектакльгә укытучылар килгән иде. Без шунда биегәндә ак буркаларыбызны җәеп калдырырга тиеш идек, янәсе кар ява башлагач, киябез. Шулвакыт беренче рәттәге апа (минем райондаш булган ул) “безнекенең” киеме матур ятсын дип, үзенчә төреп куйган. Ә без аны тиз генә кияргә тиеш. Мин сәхнәгә чыктым да, киергә маташам. Юк инде, киемемнең башын-ахырын таба алмыйм. Төрлечә әйләндереп карыйм. Башкалар инде киеп бии башлады. Ә мин үзем киям, үзем теге апага пышылдап «Рәхмәт»- дим. Бик күңелле булган иде. Безгә тамашачы менә шулай ышана».

Эмиль Талипов әңгәмә башында ук үзен оялчан актер, дип атап үтте. Аның бу сыйфаты үз-үзен тотышында да, сөйләмендә дә, тормыш-көнкүрешендә дә сизелә икән. Әйтик, ул башка артистлар кебек кулына телефон тотып, үзен һәм студентларны фотога төшерергә ашыкмый. Гомумән, аны бернинди социаль челтәрләрдән дә табарга мөмкин түгел. Бу сыйфатын ул «миңа сер ошый», дип аңлатты.

— Мин бу әйберне кирәк дип тапмыйм. Бүген бөтен кеше нәрсә ашаганын, нәрсә киенгәнен, кайда барганын – барысын да интернетка урнаштыра. Бу нәрсәгә кирәк? Миңа телевизорның экран эчендә нәрсә барганы кирәкми, миңа аны карау ошый. Ниндидер сер булырга тиеш, — диде ул. – Хәзер кайбер дусларым белән аралашу да җитеп бетми. Күптән күрешмәгән дуслар белән җыелгач та, бөтенесе телефон дөньясына чума.

Тыйнак актер булуына карамастан, студентлар Эмильне пародия күрсәтергә күндерде. Ул «Мәхәббәт FM» спектакленнән бер өзек тәкъдим итте. Анда җырчы Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм Айдар Фәйзрахмановка пародия күрсәтте. Очрашу ахырында Һади Такташ шигырьләрен яттан укыды. Кызыклы әңгәмәдәш белән вакыт та тиз үтә, диләр. Сәгать ярымлык очрашу “эх” дигәнче үтте дә китте.

Рәйдә Нигъмәтҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 3 курс студенты.