Энҗе Гыйззәтова: «4 стена арасында утырып пьеса яза алмыйм»

Яраткан хоббие булган кеше белән аралашу рәхәт. Бу әңгәмә сине яңа эшләргә өнди. Шундый кешеләрнең берсе иң якын дустым – Энҗе Гыйззәтова. Ул КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты. Ул театр белән «җенләнгән» кеше. 

— Энҗе, синең иҗатка юлың нидән башланды?

— Иҗади юл – бик көчле әйтелгән сүз. Мин мәктәптә укыганда, 5 нче сыйныфтан ук сценарийлар яза башладым. Ләкин өлкән сыйныфта бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү сәбәпле бу шөгылем тукталды. Театрга мине 1нче курс уртасында очраклы рәвештә чакырдылар һәм мин ризалаштым. Театрга беренче килү миңа шулкадәр көчле тәэсир итте ки, мин икенче баруымны түземсезлек белән көттем. 1нче курс ахырында ук мин “Пролог” иҗади лабораториясе үткәргән игъланны күрдем һәм бу үзеңне сынап карау мөмкинлеге дип уйладым. Ул вакытта минем драматург булырга теләгем юк иде, ләкин миңа бу өлкәдә эшләүче кешеләр белән танышу, сәхнә артында булган вакыйгаларны күрү кызык булды.

— Ул тәҗрибәне кайдан тупладың?

— Хәзерге вакытта мин 3 драматургия лабораториясендә катнаштым, 2 тапкыр “Пролог” һәм бер тапкыр “Яңа татар пьесасы ”нда булдым. Лабораториядә синең  кураторларың һәм остазларың бар. Алар яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирәләр һәм тәҗрибә уртаклашалар. Бу – безнең өчен бик мөһим. Минем мастерларым булып драматург Юлия Тупикина, драматург һәм сценарийлар авторы, “Любимовка” фестивале кураторларының берсе Евгений Казаков, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовлар торды. Нияз Игъламов миңа 3 лабораториядә дә үзенең төпле киңәшләрен бирде һәм дөрес юл күрсәтте. Кураторлар, остазлар ярдәмендә мин үз осталыгымны камиләштердем. Һәр иҗат лабораториясе мөһим гамәли киңәшләр бирә.

— Ничә пьеса яздың әле? Аларны аудитория, тәнкыйтьчеләр ничек кабул итте? Кайсылары инде куелырга өлгерде?

— Минем 3 пьесам бар. Болар: “Ишекләр” (ориг. “Двери”), “Чагылыш”(ориг. “Отражение”), “Миңа бу хакта сөйләү авыр” (ориг. “Мне тяжело об этом говорить”). “Чагылышны” һәвәскәрлек эше дип атарга мөмкин, чөнки ул иң беренче язылды. Икенче пьесам — “Ишекләр”. Ул минем өчен иҗатта борылыш этабы булды, чөнки бу башка жанр, башка стиль. Бу эшнең нигезендә аутист бала тәрбияләүче ана образы тора. Пьесаны мин “Любимовка”га җибәрдем. Ә аны уку Г. Камал театрында Рамил Гәрәев җитәкчелегендә үтте. Мине каты итеп тәнкыйтьләрләр дип уйладым, ләкин гаҗәпләнүемә каршы, аны уңай кабул иттеләр.

Өченче пьесам — “Миңа бу хакта сөйләү авыр” дип атала. Ул репрессияләр турында: ГУЛАГ, Алжирдагы лагерь. Бу эшне язганда кураторым Нияз Игъламов тарихи документлар табуда ярдәм итте. Уку “Угол”да узды һәм аны Денис Крутовских куйды. Денис Крутовскихның бик игътибарлы булуы сәбәпле, тыңлаучылар һәм тамашачылар аны уңай кабул итте.

— Тормышыңны драматургия белән бәйләргә планлаштырасыңмы?

— Бу бик катлаулы мәсьәлә, чөнки мин алай ерак китәрмен дип уйламаган идем. Драматург – театрның штаттан тыш хезмәткәре: ул яза һәм соңыннан театрга эшен тәгъдим итә, шуңа күрә җавап бирү кыен. Һәрхәлдә, мин театрга бик рәхмәтле һәм алга таба да аның белән иҗади планда хезмәттәшлек итәсем килә. Мин яңа танышларыма, дусларыма, остазларыма бик рәхмәтле: Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Нияз Игъламов, Туфан Имаметдиновка. Г.Камал, Г.Кариев театры мәйданчыкларын, “Угол”ны бик яратам. Мин Кариев театрында импровизация ясау актерлык лабораториясе администраторы булып эшләдем. Бу театрда бик күп иҗади лабораторияләр үткәрелә һәм алга таба көчле үсеш күзәтелә.

— Сине яңа пьесалар язарга нәрсә илһамландыра һәм иҗади үсештә нәрсә ярдәм итә? 

— Кайчагында син тик утырасың һәм синең алда буш бит кенә. Ә кайчагында, киресенчә, энергия ташып тора һәм син иҗат агышы буенча йөзәсең. Бу эш мине кайчагында стресска китерә, чөнки әйтергә теләгән фикерләр вакыт аралыгына туры килми. Катлаулырак булса да , тере кешеләр белән эшләү миңа кызыклырак. Театр текстын язарга омтылып, аның асылын төгәл тапшырырга кирәк. Кемдер пьесаны 1 көндә яза, миңа вакыт кирәк, чөнки хикәяченең реаль мәгълүматны кирәкле форматта тапшырырга һәм эмоцияләрне призма аша үткәрүе бик авыр процесс. Бер көн эчендә пьеса язарга теләмәс идем, чөнки минем өчен иң мөһиме – эш процессы.

“Миңа бу хакта сөйләү авыр” пьесасы нибары 19 бит, әмма аның эчендә якынча 100 битлек мәгълүмат ята. Мәгълүматны җыю, документларны өйрәнү, диалоглар төзү – ул беренчел эш, ә инде аннан соң текст төзү һәм эшнең финал вариантына 1/5 өлеш материал гына кала. Бәхетле финал һәм тере персонажлы пьесаларны мин 4 стена эчендә утырып яза алмыйм. Мин моңа үзем дә ышанмыйм, мөгаен, тамашачы да ышанмаячак. Шуңа күрә тормыш ритмында булырга, төркемнәр белән эшләргә, документалистика ясарга, реаль фактлар һәм реаль кешеләр белән эшләргә тырышам.

Дөресен генә әйткәндә, минем илһам – ул эшем кешеләргә чыннан да кызыклы һәм кирәк дигән ышаныч. Минем пьесаларымны тәнкыйтьләгәндә, мин моны тәнкыйть буларак түгел, ә иҗади эш юнәлеше буларак кабул итәм.

Миңа, гомумән, театр һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләр дә ошый. Бу өлкәдә үз эше белән кызыксынган кешеләр белән эшлисең икән, үзеңне иҗат агышында итеп тоясың. Мин театрга ешрак йөрергә, бу мохиттә булырга тырышам: пьесалар, китаплар буенча фикер алышам, киңәшләр белән уртаклашам, остазларымны тыңлыйм. Чыннан да, бу мохит мине рухландыра.

— Үзен театр белән бәйләргә теләүчеләргә ниди киңәш бирәсең?

— Беренчедән, бу мохиттә ешрак булырга кирәк. “Угол”га теләге булган һәркем килә ала, биредә күп төрле иҗат лабораторияләре үтә. Барысын да сынап карарга кирәк. Үзегезне драматургиядә сынап карыйсыгыз килсә, сентябрьгә кадәр “Пролог”ка теләгән һәркем үз эшен җибәрә ала. Бөтенрәсәй бәйгеләренә, мәсәлән, “Любимовка”га үз эшләрегезне җибәрегез, чөнки бу укучыларны күбрәк җәлеп итәргә, хәзерге режиссерларга сезнең эшләрегез белән танышу мөмкинлеге бирә. Минемчә, пьеса язу өчен тормыш үзәгендә булу, кешеләргә йөз тоту зарур. Моны исбатлар өчен һәр кешенең сөйләм үзенчәлекләрен ауларга кирәк.

Китаплар укыгыз, мастер — классларда катнашыгыз. Тагын бер киңәш: сезне кызыксындырган иҗат кешесен табыгыз. Аның пьесасын укыгыз, куелышын карагыз һәм интервьюларын тыңлагыз. Шул вакытта сез аның дөньяга карашын аңларсыз — бу аның эшен аңларга ярдәм итә.

Яшь студентларга теләгем шул: курыкмыйча иҗат диңгезендә йөзегез. Тормышта үз юлыгызны табарга тырышыгыз!

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фотолар Энҗе Гыйззәтованың «ВКонтакте»дагы аккаунтыннан алынды.