Җепшек көннәр башланачак

Кышның беренче ае безне ни белән сөендерер? Бу хакта КФУ медиапорталына Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Перведенцев сөйләде. 

Россиянең Гидрометереология үзәге мәгълүматларына караганда, декабрьдә һава температурасы нормадан 1 градуска югары булачак. «Казань-опорная» станциясе мәгълүматлары буенча декабрьдә Казан өчен норма 9,3 градус Цельсий. Кышның беренче аенда 38 миллиметр явым-төшем булырга тиеш, әмма фаразлар буенча нормадан түбән булачак. Ноябрьдә бары тик 15 мм явым-төшем булган, бу норманың 30%, — дип хәбәр иткән КФУ профессоры. 

Юрий Петрович әйтүенчә, кар катламы 19 ноябрьдә үк ятарга тиеш булса да, быел кыш календарь буенча төгәл килде: 1 декабрь көнне кар яуды һәм ул һава торышының җылы торуына карамастан, эреп бетмәскә тиеш.

Бу атнада бераз җылытачак. Росгидромет фаразы буенча, 2,3,4 декабрьдә Казанда 5-6 градус суык булса, 5 декабрьдә бераз җылытачак һәм 4 градус суык булачак дип фаразлый синоптиклар.

Гидрометеорология үзәге фаразы буенча декабрьдә һава торышы нормадан 4 градуска югары булачак. 6 декабрьдән җепшек көннәр башланачак, 0 градус булачак, — дигән Юрий Перведенцев. Бу Атлантикадан һава массаларының үтеп керүе һәм көнбатыш һәм көньяк юнәлештәге җилләр исүе белән бәйле дип аңлаткан галим.

Кыш өчен гомуми фараз ясап галим һава торышын норма кысаларында булуын әйтә.