Үзем 3 ел буе эшләп укыдым. Җиңел дигән кешеләр белән килешеп бетә алмыйм. Яраткан эш, билгеләнгән вакыт булса, сүз дә юк анысы. Ләкин укуга, яисә эшкә вакыт кына калмый. Кайсын да булса сайларга туры килә. Көнем 6.00 сәгатьтә торудан башлана иде. 9.00 эштә булам, аңарчы ашарга пешереп китәм. 14.00 кадәр эшлим дә, 15.00 укырга китәм. Кичке 19.30 кадәр укыйм. Кайтканнан соң, өй эше эшлисе. Эштән шалтырата башлыйлар. 1.00-2.00 йокларга ятасың. 3 ел йөргәннән соң кире уйладым. Әлбәттә, дуслашырга өлгергән кешеләр белән аерылу авыр булды. Редакция биременә барганда фотогаф, видеооператорлар, машина йөртүчеләр белән көлешеп бара идек. Хәлемә керә торган булдылар. Кайвакыт төшке ашка да вакытым калмый иде. Әле бер хатирә исемә төште. Җәй. Эссе көн. Безне билгесез адрес буенча күп балалы гаиләләр эзләргә кырга җибәрделәр. Йөрибез машина йөртүче белән дәфтәргә ясалган агачларга карап, юл таба алмыйбыз. Ул көнне ничек тә кешеләрне табып, материал язып кайттым мин. Көне буе кырда йөргәнгә тамаклар ачып бетте. Мин кешедән материалга комментарий алып йөргән вакытта машина йөртүче абый миңа бер уч җиләк җыеп куйган. “Аша, җилдә очып китәсең бит. Арыгансың”, — диде ул миңа. Бу яхшылыкны мин мәңге онытмыйм.
Башка студентлар барысына да ничек өлгерә икән соң?
“Башта авыр иде. 3 елда ияләштем инде. Плюсларын гына күрәм: яхшы практика”.
«Авыр дип әйтмәс идем. Ул киләчәк өчен кирәк.Уку белән генә яшәгән кешегә, киләчәк тормышында авырга туры киләдер. Безгә укуны да, эшне дә бергә үреп барырга туры килгәч, ничектер киләчәктә нәрсә көткәненә әзер булып торасың. Плюс яклары: практика ягы. Каләмеңне чарлыйсың. Киләчәктә карьера ясау өчен уңай. Финанс ягы да бар. Стипендия җитә, әти-әнидән сораганчы, үз көнеңне үзең күрәсең. Киләчәктә танышлар арта. Тәҗрибәле журналистлар белән аралашу яхшы. Минуслар: кайвакыт дәрескә өлгермәү. Буш вакыт булмау. Эштән кайтасың, өй эшләре дә бар. Эштән сыгылган лимон кебек кайткан чаклар да була”.
“Укырга бара алмый калган вакытлар да бар. Эштән сорап киткән чаклар да күп булды. Плюслары: тәҗрибә аласың, эшкә өйрәнәсең”.
“Иң мөһиме эш белән уку өлкәсе охшаш булсын. Плюслары: практикада үзеңнең теоретик белемнәреңне куллана аласың, профессионаллар белән эшләп, тәҗрибә туплыйсың, үзеңне һөнәрең белән якынрак танышасың, керем ягы. Минуслар: вакыт җитми, күп көч таләп итә, эмоциональ яктан арыйсың.
“Яраткан эшең булса, эш белән укуны бергә алып бару авыр түгел. Гомумән, миңа көннең тулы булып торуы белән ошый. Төшкә кадәр укуда, төштән соң эшкә барасың ди. Эштән өйгә арганлык белән кайту ошый. Укырга гына барсам, көнем буш үтә. Вакытны нәрсәгә сарыф итәргә белмичә арып бетәм. Үземнең вакытымны ниндидер шөгыль белән тутыру отышлы була. Эштә дә, укуда да тыгыз вакытлар була. Андый вакытта ташлыйсы килә, кәеф төшү, ачу килгән чаклар да була. Ләкин ул вакытлыча. Минуслары: студент елының рәхәтлеген белмәү”.
Назлыгөл Мәсәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.
Фотолар шәхси архивтан.