Этләрдәге сары тамга нәрсәне аңлата?

Россия урамнарында муенчаклы яки колакларына тамга салынган булуга карамастан, хуҗасыз йөргән этләрне очратып була.

Безнең Казанда да бар алар. Мондый күренеш нәрсәне аңлатканын сез беләсезме? Бик еш кына күпләп хуҗасыз хайваннарны аулауны – кечкенә дусларыбызга карата кешелексезлектә гаеплиләр. Кайчагында бу рәхимсез күренешләр үзләрен аклыйлар. Ә бит күпме бер гаепсез акыллы, ягымлы хуҗасыз этләрне бөтен ишегалды белән ашаталар. Шундый этләрне киметү максатыннан Казанда кешелекле чаралар кулланыла.

Әйдәгез әле, карыйк, “сары тамга” нәрсәне аңлата һәм нинди чаралар күрелә? Иң элек хуҗасыз этләрне аулыйлар, аннан соң бик җентекләп хайван табиблары тикшерәләр, төрле профилактика үткәрәләр. Аннан соң этләргә стерилизация ясыйлар, котырудан прививка ясыйлар, бетләрдән, төрле суалчаннардан чистарталар һәм соңыннан “сары тамга” салалар. Бу тамга хайваннарның куркыныч түгеллеген аңлата, шул ук вакытта ул балалый алмаячак. Аларны кабат ауламаячаклар. Шулай ук бу тамга үзендә сирәк очрый торган идентификацияләнгән номерны күрсәтә. Димәк, сары тамгалы этләр беркемгә дә куркыныч түгел.

Айгөл ХАРРАСОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.