Этник психология нинди фән ул?

“Этник психология” атамасы катлаулы сүз. Ул өч тамырдан тора: грек сүзе “этнос” халык дигәнне аңлата, “псих” – “җан” һәм “логия” – “тәгълимат”. Шулай итеп “этник психология” халык җаны турындагы тәгълимат (өйрәтүләр, фән). “Татар этник психологиясе”, “Татар милли психологиясе” үз чиратында татар милләтенең җаны, рухы турындагы фән була.

Бу фән нәрсәне һәм ничек, нинди ысулларга таянып өйрәнә соң? Ягъни бу фәннен өйрәнү предметы нәрсә, нинди бурычлар хәл итә һәм нинди ысулларга таянып өйрәнә? Бу сорауларга җавап бирер өчен һәр кешелек күмәклегенең озак вакытлар үсеш нәтиҗәсендә уртак психологик үзенчәлекләргә ия булганын искәртергә кирәк. Чөнки халык, милләт тотрыклы иҗтимагый күмәклекне тәшкил итәләр. Милли психикага бу халык барлыкка килгәннән алып һәм алга таба үсеш нәтиҗәсендә туган психофизиологик, шәхси һәм иҗтимагый-психологик үзенчәлекләре керә.

Милли психология — ул кешеләрнең нинди дә булса милли гомумилеккә караган үсеш закончалыкларын, үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән.

Татар милли психологиясенең өйрәнү җисеме (объекты) булып татар милләте, ә өйрәнү предметы булып аның әгъзаларының гомуми, уртак психик үзенчәлекләре, үзара тәэсирләшүләре, туган каршылыклар тора.

Татар милли психологиясе өйрәнү предметыннан чыгып түбәндәге бурычларны хәл итә:

  • милләтнең психологик портреты ( ул ничек барлыкка килә, нинди психологик закончалыкларга буйсына, аның төзелеше һәм вазыйфалары);
  • милли холык (нинди сыйфатлардан, үзенчәлекләрдән тора һәм алар үзара ничек тәңгәлләшәләр);
  • психологик үзенчәлекләр һәм яшәеш җирлегендә милли һәм этник төркемнәрнең аерымлыклары;
  • милли холык типологиясе;
  • милли хисләр, милли тойгылар;
  • милли үзаң;
  • кеше үзен милләтенең сыйфат, холык, хис, рух, тойгы, үзенчәлекләре белән тәңгәлләштерүе;
  • милли үзидарә;
  • милли мәдәният;
  • башка милләтләр белән каршылыклар.
    Инде татар милләте психологиясе нинди ысулларга таянып үз алдында торган бурычларны хәл итә соң? Татар милли психологиясе иҗтимагый психология, шәхес психологиясе, этнология, антропология һ.б. фәннәр белән тыгыз бәйләнештә яши. Шул сәбәпле, бу фәннәр куллана торган ысулларны татар милләте психологиясе дә файдалана. Татар милләте психологиясе өлкәсендәге гыйлемнәрне түбәндәге ысулларны кулланып табарга була: күзәтү, анкета уздыру, эксперимент, әңгәмә, анализ, синтез, озак вакытка сузылган (лонгютид) күзәтү, тарихи анализ, низамнамәләр җыю, кыр (полевой) ысулы, Л. Терстоун ысулы, катнашкан күзәтү, Г. Айзенк тесты, факторлы анализ ысуллары: MMPI һәм Кэттелл тесты, акыл тестлары, семантик дифференциал ысулы, эчке төзелеш (структура) ысулы, чагыштыру.

КФУ профессоры Әнвәр Хуҗиәхмәтов,

Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин