Этнопедагогикада әкиятләрнең роле

Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәгеннән файдалы мәгълүматлар белән бүлешүне дәвам иттерәбез. Этнопедагогикада әкиятләрнең роле турында сөйләшергә чакырабыз. 

Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый жәмгыять шартларында төрле төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә. Әкият эчтәлегендәге бу хакыйкатьне балаларга ача белү, төшендерү кирәк. Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория ярдәмендә гомумән кешеләргә хас кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланмышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфат-ларны күрсәтү өчен файдаланыла. Әкиятләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сүрәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудыра. Яхшылыкның кадерен белмәү, игелекне оныту кебек сыйфатларны да халык кискен гаепли. Кыскасы, бу төркем әкиятләрдә халык әхлагы, аның кагыйдәләре чагылыш таба.

Тылсымлы әкиятләр татар халык авыз иҗатындагы эпик әсәрләр арасында шактый зур урын алып торалар. Тылсымлы әкиятләр зур күләмле булулары, күп төрле вакыйгаларны эченә алган катлаулы сюжетка корылган булулары белән аерылып торалар. Тылсымлы әкиятләрнең үзләренә генә хас сәнгати алымнары бар.

Дөрес, тылсымлы әкиятләрнең дә эчтәлеген чынбарлык, тормышта булган яки булуы мөмкин булган хәлләр тәшкил итәләр. Әмма аларда хыялый вакыйгалар, маҗаралар, фантастик образлар өстенлек итә, чиксез бай хыялга корылган маҗаралы һәм куркыныч эш-вакыйгалар сүрәтләнү зур урын ала. Тылсымлы әкиятләрдә герой төрле авыр хәлләргә юлыга. Ул коточкыч аҗдаһалар, канэчкеч диюләр, зәһәр һәм хәйләкәр убырлы карчыкларга, еланнарга каршы көрәшә.

Тылсымлы әкият үзенә генә хас гадәти бер алым белән башланып китә. Мәсәлән, “Аучы малае” дигән әкият: “Борын-борын заманда, кәҗә — команда, саескан — сотник, бака — плотник, үрдәк үрәтник булган заманда, яшәгән икән, ди, бер аучы” дигән кереш белән башлана. Ул алым: патша уряднигының үрдәккә, сотникның саесканга охшатып сөйләнүе халыкның элеккеге җәмгыятькә нинди мөнәсәбәттә торганлыгын күрсәтә.

Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ — батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша, дию пәриләре, аҗдаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Әкият герое хезмәт халкының иҗтимагый, әхлакый һәм зәвык идеалларын чагылдыра. Аңа акыл иясе — картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин