Бүген, 2 июнь, Казан университетында Үзәк Евразияне өйрәнү җәмгыятенең V төбәк конференциясе башланды.
Анда 25 илдән: Казахстан, Германия, Бөек Британия, Һиндстан, Иран, Франция, АКШ, Бельгия, Норвегия, Кытай, Япония, Польшадан һәм башка илләрдән 200дән артык галим катнаша.
«Бу конференция бишенче тапкыр төрле шәһәрләрдә үткәрелә. Безгә аның быел Казанда үтүе кадерле, чөнки биредә Евро-Азия төбәген өйрәнүүзәкләренең берсе урнашкан, — диде конференциянең оештыру комитеты вәкиле Джон Шоберлайн (Казахстан, Назарбаев Университеты).
Конференция дәвамында сәясәт, тарих, лингвистика, мәдәният, миграцион процесслар, дин темасына төрле докладлар тәкъдим ителәчәк. Чыгышларны бер проблема — Евро-Азия төбәге проблемалары берләштерә. Конференция программасы төрле сорауларга багышланган 51 секциядән торачак.
Мондый конференция Россиядә беренче тапкыр үткәрелә, алдагы елларны ул Алма-Ата, Тбилиси һәм АКШның төрле шәһәрләрендә үтте, — дип билгеләп үтте КФУның Исламны өйрәнү һәм ислам белем бирү рескрс үзәге директоры урынбасары Ләйлә Алмазова. — Үзәк Евразияне өйрәнү Җәмгыяте 2000 елда, галимнәр әлеге төбәкнең аз өйрәнелгәнлеген исбатлаганнан соң төзелгән иде. бу җәмгыятькә зур америка Европа, Африка университетларының, галимнәре керә.
Конференция 4 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. 10 КФУ хезмәткәре доклад белән чыгыш ясаса, 20се модераторлар булачак.
Мәгълүмат http://kpfu.ru сайтыннан алынды.