Фән белән кызыксыну өчен төн комачауламый

Кичә КФУда масштаблы чара — «Җәйге төндә фән» фестивале ачылды.

IMG_4048

Чара ачылу тантанасында КФУ ректоры Илшат Гафуров белән берлектә ТР вице-премьеры — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов, шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туганы барон Александр фон Гревениц катнашты.

IMG_3773

IMG_3649

Бәйрәм милли киемнәрдән мода күрсәтү һәм урта гасырларда кылыч сугышы реконструкциясе белән ачылды.

IMG_3540

IMG_3611

Казанда яшәүчеләр гуманитар фәннәр белән якыннанрак таныша алды. Казан университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләвенчә, «PRO наука в КФУ» циклы җәмгыятьне борчыган проблемаларга багышлана. КФУ динамик рәвештә үсеш ала, чарага килүчеләр вузда нәрсә барганын белә ала,» — диде ул.

IMG_3729

Әлеге чараны КФУ һәм башка уку йортлары студентлары, КФУны тәмамлаучылар, укучылар, абитуриентлар һәм гади кешеләр — теләгән һәркем күрә һәм катнашы алды.

IMG_3617

«Лекцияләрнең гуманитар блогы Филология һәм мәдәниятарабагланышлар, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү, Педагогика һәм психология институтларына багышлана. «Сезнең һәрберегез лаборатория, аудиторияләрендә була ала, галимнәр, аспирантлар белән аралаша һәм барысын да үз күзләрегез белән күрә аласыз», — дип билгеләп үтте И. Гафуров.

Киләсе лекцияләр циклы бер атнадан булачак һәм табигый фәнни юнәлешкә багышланачак.

IMG_4013

«Казан төрле өлкәләрдә төрле формада белем алу буенча бай. Шәһәрнең борынгы вузларының берсе мондый чара үткәреп яшь, креатив һәм юмарт булуын күрсәтә», — диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов. Ул шулай ук мондый чараны шәһәр паркларында үткәрергә тәкъдим итте.

IMG_3946

Казанлылар «Филология һәм мәдәният», «Татаристика», «Тарих һәм көнчыгышны өйрәнү» һәм «Психология» юнәлешләре буенча лекция тыңлый алдылар.